- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Башкортлар
Башкортстан Республикасының төрки телле төп халкы
Башкортлар саны: РФдә – 1584,6 мең кеше (2010), Башкортстан Республикасында – 1172,3 мең.
Башкортлар шулай ук Чиләбе, Оренбург, Төмән, Свердловск, Курган өлкәләрендә, Татарстан Республикасында, РФнең башка төбәкләрендә, шулай ук Россиядән читтә – Казакъстанда, Үзбәкстанда, Украинада, Таҗикстанда, Төрекмәнстанда, Кыргызстанда яшиләр.
Башкорт телендә сөйләшәләр. Татар һәм рус телләре дә киң кулланыла.
Күпчелеге мөселман-сөнниләр.
Башкорт атамасы язма истәлек-чыганаклардан IX–X йөзләрдән мәгълүм (Ибне Фазлан һ.б.).
Озак еллар дәвамында башкортлар этногенезына кагылышлы 2 төрле караш яшәп килде. В.Н.Татищев, Д.Шлёцер, Д.Месарош, С.А.Токарев һ.б. аларны төркиләшкән угыр-маҗарларга, В.М.Флоринский, В.В.Вельяминов-Зернов, В.Н.Витевский, П.С.Назаров, Д.Н.Соколов, С.И.Руденко һ.б. төркиләргә кертәләр.
XX йөздә С.И.Руденко, Н.К.Дмитриев, Р.Г.Кузиев, Җ.Г.Киекбаев һ.б.ның гыйльми эзләнүләреннән башкортларның килеп чыгышында, этник-мәдәни шәкелләнешендә, Башкортстан җирләрендә элек-электән яшәгән фин-угыр һәм иран телле сармат кабиләләреннән тыш, хәлиткеч компонентлар буларак, төрки телле бәҗәнәк, болгар, кыпчаклар, XIII–XV йөзләрдә Алтын Урда дәүләтенең төрки һәм монгол кабиләләре дә катнашкан дигән караш туа.
X йөздән башкортлар Идел буе Болгарына, XIII йөз урталарыннан Алтын Урдага буйсыналар. XV йөзнең икенче яртысыннан, Алтын Урда дәүләте таркалганнан соң, башкорт биләмәләре 3 өлешкә бүленә: бер өлеше – Казан ханлыгына, икенчесе – Нугай Урдасына, өченчесе Себер ханлыгына керә.
Татар ханлыклары Мәскәү дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң, XVI йөзнең икенче яртысында башкортларның көнбатыш өлеше рус патшасына буйсына һәм Рус дәүләтенә «ирекле кушылу»ның төп шарты итеп башкорт аксакаллары җир биләү тәртибенең элеккечә калуын (һәр ыруг үз җир-биләмәсенә хуҗа), үз гореф-гадәтләре һәм диннәре саклануын куялар.
Оренбург губернасын оештыру комиссиясе башлыгы сенатор И.К.Кириллов башкортларны, «башкирец» дип атау XVI йөзнең икенче яртысыннан гадәткә кергән, дип яза. Күршеләре тарафыннан башкортлар XVII йөзгә кадәр «иштәк» дип тә йөртелә.
Рус дәүләтенә кушылган дәвердә башкортлар аз санлы халык була, социаль һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе буенча алар Казан ханлыгы яуланганнан соң Урал буйларына килеп урнашкан халыклардан калыша.
Соңрак башкортлар саны вотчиналы җир биләүгә («асабалы җир биләү хокукы»), шул сәбәпле матди өстенлекләргә ия булырга һәм милли үзенчәлекләрен сакларга омтылган халыклар – «башкорт катлавына» язылган татар, чуаш, марилар һ.б. исәбенә арта (кара: Асаба башкортлар).
Патша администрациясе дә моны хуплый. Мәсәлән, Екатерина II исеменә юлланган бер документта: «Биләмәләребездә күп хатынлылык нәтиҗәсендә әледән-әле ишәюче явызлардан саклану максатында караклардан алынган җирләрне язып теркәү һәм аларны элек-электән тугры хезмәт итүче русларга һәм йомышлы татар-мишәрләргә өләшү, шул рәвешле Казан татарларын башкалар белән кушу Император галиҗәнапларының мәнфәгатенә кулайрак булыр», – диелә.
Патша хакимиятенең яңа яуланган җирләрне колонияләштерү, халыкны көчләп чукындыру, руслаштыру сәясәте Башкортстан халыкларында аяусыз каршылык тудыра. Башкортлар озак еллар дәвамында татарлар, казакълар һ.б. белән бергә социаль, милли һәм дини изүгә каршы көрәшәләр (кара: Башкорт-татар кузгалышлары, Батырша хәрәкәте).
Башкортларның формалашуында һәм үсешендә татар һәм рус халыклары белән этник һәм мәдәни багланышларның роле зур була. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң башкортлар иҗтимагый-сәяси көрәшкә актив кушылалар. Шул елның ахырында Оренбургта узган Бөтенбашкорт корылтаенда Башкорт мохтарияты оештырыла (җитәкчесе Ә.Вәлиди). КОМУЧ идарәчелегенә таянган бу милли автономиянең хәрби берәмлекләре башта Совет хакимиятенә каршы көрәшәләр.
Башкортларны үз ягына тартырга теләгән Совет хөкүмәте 1918 елның март – май айларында Татар-Башкорт Республикасын төзүгә багышланган киңәшмәләр уздыра (кара: Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы).
1919 елның февралендә башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләре Совет хакимияте белән килешү төзиләр. Шул килешү нигезендә 1919 елның 23 мартында Башкортстан Совет Социалистик Автономияле Республикасы (БАССР) («Кече Башкортстан») оештырылуы игълан ителә, 1919–1922 елларда аның башкаласы Эстәрлетамак шәһәре була.
ТАССР оешкан дәвердә (1920, май) элекке Уфа губернасының көнбатышындагы татарлар күпләп яшәгән Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләре халыкларына кайсы республикага керү хокукын сайлау мөмкинлеге тудырылачагы белдерелгән була. Ләкин тиздән үзәктә ТАССР йогынтысын чикләргә омтылу сәясәте өстенлек ала, референдум үткәрелми, бу өязләрнең биләмәләре БАССРга бирелә. 1922 елның июненнән башкала Уфага күчерелә.
Милли автономия барлыкка килү башкортларның милли-мәдәни үсешен һәм бердәм этнос булып оешуын тизләтә.
1990 елның октябрендә БАССРның Югары Советы Башкортстан Совет Социалистик Республикасын суверен дәүләт дип игълан иткән декларация кабул итә (1992 елның февраленнән Башкортстан Республикасы).
Ярым күчмә тормышта яшәгән башкортларның традицион хуҗалык тармагы – терлекчелек. Алар ат, сыер, сарык, көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә яшәүчеләр дөя асрыйлар.
XVIII йөздән башлап, терлекчелектән тыш, иген үстерүгә дә әһәмият бирелә. Игенчелек хәзерге Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең төп хуҗалык тармагына әверелә, XX йөз башыннан барлык төбәкләрдә дә өстенлек ала. Җир эшкәртү, чәчү тәртипләре әкренләп күршеләрдәге утрак тормышлыларда кабул ителгән өч еллык чәчү әйләнеше системасына нигезләнә. Башлыча язгы бодай, солы, көздән арыш чәчәләр, ярма культураларыннан тары һәм карабодай, техник культуралардан җитен, киндер игелә. Соңрак яшелчәчелек барлыкка килә.
Кыргый умартачылык (чолыкчылык) һәм аучылык элек башкортлар тормышында зур урын алып торган. Сунарчылыкның күмәкләп башкарылган төрләренә өстенлек бирелгән: камалган җәнлекне ат өстендә килеш чукмар белән «сугып» алу, ау бөркете, лачыннардан файдалану. Аучылык һәм балыкчылык башкортлар тормышында ярдәмчел роль уйный.
Башкортларга хас төп һөнәрләр элек терлекчелеккә һәм ауга бәйле булган; йоннан әйберләр бәйләү, киез басу, тукыма туку, тире эшкәртү, агачтан әйберләр ясау, тимерчелек, зәргәрчелек һ.б.
Башкорт җирләрендә бакыр, кургаш, алтын, затлы ташлар чыгарылган, казакъ биләмәләре белән чиктәш Иләк елгасы буенда тоз базлары булган. XVII йөз башларында башкортлар җирендә бу казылма байлыкларны күпләп эшкәртү-җитештерү күзәтелә, завод-фабрикалар төзелә. XVIII йөзнең беренче яртысында башкортлар җире Россиянең иң алга киткән мәгъдән чыгару һәм металлургия үзәгенә әверелә. Аларда эшләү өчен Россиянең төрле төбәкләреннән эшчеләр китерелә. Башкортларның бер өлеше дә мәгъдәнле урыннарны эзләү, мәгъдән чыгару, заводларга чимал ташу, агач кисү һ.б. эшләргә җәлеп ителә.
Күчмә тормышлы башкортлар кыш айларында кышлау йортларында, җәй-көз айларында, башлыча, киез тирмәләрдә яшәгән. Ел фасылына һәм мал көтүлекләренә бәйле рәвештә «язгы йорт», «йәйләү», «көзге йорт» урыннары билгеләнгән. Утрак тормышка күчү барышында даими яшәү урыннары барлыкка килә.
XVIII–XIX йөзләргә кадәр кышлак-авыллар берничә кардәш гаиләне берләштергән бер нәселгә караган, тәртипсез рәвештә бер киртә эченә тупланган була һәм шул нәселгә билгеләнгән җир-биләмәнең уртасындарак, елга-күл буйларында урнаша. Соңга табарак утрак авыллар күбәя, алар зурая, урам-тыкрык тәртибе кертелә, аерым нәсел вәкилләре аларның бер өлешенә генә (урам, оч) урнашалар.
XVIII–XIX йөзләрдә берничә милләт вәкилләрен берләштерүче зур авыллар да оеша. Волость идарәләре, базар-ярминкәләр еш кына шундый авылларда урнаша. Кечерәк авыллар 10–20 йорттан торса, зурларында аларның саны 200–300 гә җитә.
Аерым ыруглар тарихына бәйле рәвештә көньяк һәм көнчыгыш башкортларда XX йөзнең 20 нче елларына кадәр 2 төрле тирмәләр – ярымшар рәвешендәге гомум төрки төре һәм монголлардагыча очлаеп килгәннәре файдаланыла. Урманга бай төньякта яшәүчеләрнең кышлау өе – бүрәнәдән, дала ягындагыларныкы саманнан, кисәкле кәстән яки балчыктан төзелә.
Бүрәнә өйләр чоланлы, баераклары бер чолан белән тоташтырылган 2, 3, 4 өйле була. 2 катлы бүрәнә өйләр дә очрый. Кайбер урыннарда андый өйләрнең аскы катында кыш көне мал асрала.
Мал-туар, умарта кортлары, кошлар өчен, гадәттә, өстәмә корылмалар корыла. Дала ягы авылларында мал-туар аерым киртәлектә тотыла, кыш айлары өчен читәннән абзар-араннар үрелә.
Өйләрнең түр башында, гомум төркичә – сәке, мич. Тәрәзә, мич тирәләренә пәрдә, кашагалар эленә, сәке, сандык өсләренә суккан палас, бизәкле киезләр ябыла.
Идел-Урал аралыгындагы башкортлар тормыш-көнкүрешендә электән утрак тормышлы башка милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре дә киң таралыш ала.
Башкортларда ир-ат киеме: үсемлек сүсеннән тукылган күлмәк, балагы итек балтырына тыгыла торган киң төпле ыштан-чалбар. Өске киемнәр: камзул яки туры гәүдәле, киңәйтелгәнрәк чабулы чапан, җилән, көз-кыш өчен постау чикмән, иләнгән сарык тиресеннән тегелгән тун, толып.
Баш киемнәре кешенең яшенә, социаль хәленә карап: түбәтәй, киез эшләпә, мал-җәнлек тиресеннән тегелгән йөнтәс «башкорт бүреге», яки түгәрәк илтер бүрек.
Аяк киеме: күн яки киез итек, читек, күн башмак, көз-кыш айлары өчен йонлы ягы эчкә куеп тегелгән иләнгән тиредән аяк киеме яки киез ката. Идел-Урал аралыгы төбәкләрендә җәй айларында чабата кигәннәр. Башкортларда ир-атның өс-баш киеме, итек-читеге еш кына төсле һәм төрле рәвешле укалы тасма-бизәкләр белән бизәлгән була.
Хатын-кыз киеме: бизәкләр белән баетып тегелгән озын җиңле, бөрмәле киң озын итәкле күлмәк, еш кына аның өстеннән чигүле тасма белән каймаланган яки чигеп бизәкләнгән алъяпкыч, бәрхет камзул, затлы җилән («елән»), төсле постаудан тегелгән, укалы тасма һәм көмеш тәңкәләр белән бизәлгән чикмән. Яшьрәк хатыннар юка алтын-көмеш калайчыклар белән бизәлгән күкрәкчәләр кигәннәр (төньяк һәм төньяк-көнчыгышта алар «муйынса», көньяк-көнчыгышта «сөлтөр», Дим елгасы буйларында «һакал» дип йөртелә. Арка яктан бизәкле «иңһәлек» белән бергә киелә). Җиләннәр, туннар бәйрәм киеме саналган.
Кызлар башында сәйлән-мәрҗәннәр белән бизәп чигелгән, алпак кебек очлаеп килгән «такыя», сәйлән һәм кабырчык каурыйлар белән бизәлгән калфак булган. Көньякта башкорт хатыннары башларына мәрҗәннәр тегелгән, көмеш асылмалар, тәңкәләр тагылган «кашмау» кигәннәр. Ул арка ягына да салынып төшкән. Урал-тауның аръягында башкорт хатыннары башларына укалап, мәрҗән-сәйләннәр тезеп чигелгән, вак көмеш тәңкәләр тагылган киң баш капламалары – «кушъяулык» бәйләгәннәр. Хатын-кызлар шулай ук затлы җәнлек мехыннан тегелгән бүрек тә киеп йөргәннәр.
Урал аръягы башкорт хатын-кызлары аякка «ката» яки «сарык» дип аталган кием кигән. Андый итекнең башлары күннән тегелә, ак туладан эшләнгән кунычы кызыл постау яки комач аппликацияләр, башка төр бизәкләр белән бизәлә.
Хатын-кызның өс киеме төрле рәвештәге көмеш кисәкчекләре, тәңкәләр, мәрҗән, затлы ташлар (фирүзә, ахак) белән мул бизәлә; колак алкалары, йөзек, беләзек, кием каптырмалары һәм чәчүргечләре дә шундый ук затлы әйберләр кулланып эшләнә.
Башкортларның гадәти ризыгы ит, сөт һәм он, ярмадан әзерләнә. Аларга сунарчылыктан кергән ризыклар, балык, бал, кыр-урман җиләк-җимеше, тәмләткеч үләннәр өстәлә. Ат һәм сарык итләренә өстенлек бирелә (бишбармак, куллама).
Ит шулпасында яисә сөттә пешерелгән салма («һалма»), өйрә, төрле ярмадан боткалар әзерләнә. Сөзмәдән кышлыкка дип күп итеп корт («корот»), ат итеннән какланган тутырма, каклаган кош итләре әзерләнә. Көндәлек ризыкта төче күмәчнең берничә төре, XVIII йөздән башлап әче камырдан пешерелгән ипи кулланыла.
Махсус үстерелгән яшелчә ризыклары, бәрәңге куллану башкортлар арасында XX йөздә генә гадәткә керә.
Элек көндәлек эчемлек буларак әйрән, мәҗлесләрдә кымыз, әчеткән бал, үргән арпадан ясалган буза кулланылган.
Дини йолаларга бәйле Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә кадәр башкортларның берничә авыл бергә үткәргән иң олы бәйрәме җыен («йыйын») була. Элек ул ыруг җыены булган; XVIII йөзгә кадәр хәзерге Башкортстан биләмәсенә кергән 4 даруга җыеннары үткәрелүе мәгълүм.
Җыеннар җәй урталарында уздырылган, анда, бәйгеләрдән, бәйрәм уеннарыннан, мәҗлесләрдән тыш, ыругның гомуми мәсьәләләре дә хәл ителгән, сәүдә алыш-биреше һәм кыз бирү-алу (гаилә кору) килешүләре төзелгән. Җитди сәбәпләр булганда чираттан тыш җыеннар да җыелган.
Болардан тыш, кайбер төбәкләрдә Сабан туйлары, Бәйге, Мәйдан уеннары да уздырылган. Хатын-кыз һәм балалар кошлар кайту көнен – Каргатуй бәйрәмен билгеләп үткән. Барлык төркиләргә хас башка дини-милли бәйрәмнәр дә булган.
Җыен-йола бәйрәмнәрендә төрле уеннар, бәйге-көрәшләр, күмәк ашау-эчү оештырылган.
Мөселман дине төсмерләре кергән дини һәм йола бәйрәмнәре каберлекләргә җыелып бару, күмәкләп дога укулар белән тәмамланган.
Болардан тыш, төрле гаилә йола-мәҗлесләре уздырылган (туйлар, бала тууны билгеләп үтү, үлем-китем йолаларын үтәү һ.б.).
Руденко С.И. Башкиры: историко-этнографические очерки. М. – Л., 1955.
Кузеев Р.Г. Происхождение башкирского народа: этнический состав, история расселения. М., 1974.
Кузеев Р.Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала: этногенетический взгляд на историю. М., 1992.
Мажитов Н.А. Южный Урал в VII–XIV вв. М., 1977.
Бикбулатов Н.В. Башкиры // Народы Поволжья и Приуралья. М., 1985.
Народы России. М., 1994.
Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (ХХ в.). Казань, 1999.
Башкиры: этническая история и традиционная культура. Уфа, 2002.
История Башкортостана с древнейших времен до наших дней. Уфа, 2004. Т. 1.
Башкирская энциклопедия. Уфа, 2005. Т. 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.