Татар теле төрки телләрнең болгар-кыпчак төркеменә керә.

Татарстан Республикасында, Башкортстанның шактый районнарында, Мари, Удмурт, Мордва Республикаларында, Россиянең күпчелек өлкәләрендә, шулай ук Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан Республикаларының аерым районнарында киң таралыш ала.

Россиядә якынча 4,3 млн кеше (2010 елгы халык санын исәпкә алу буенча) татар телендә сөйләшә.

Диалектлары

Татар теленең диалект системасы өч территориаль диалекттан гыйбарәт:

урта диалект,

мишәр (көнбатыш) диалекты һәм

көнчыгыш диалект (Себер татарлары шивәсе җыелмасы).

Нигезе

Хәзерге татар әдәби теле XIX йөзнең 2 нче яртысында иске татар әдәби теле белән койне нигезендә формалаша.

Иске татар әдәби теле – иске төрки әдәби телгә, анысы исә борынгы төрки язма әдәби телгә барып тоташа.

Борынгы төрки тел – рун язулы текстларда (кара: Борынгы төрки рун язуы), иске төрки һәм иске татар телләре гарәп графикасындагы текстларда теркәлеп калган.

Язу

Хәзерге татар әдәби теле иң элек гарәп графикасында була. 1927 елда – латин язуы нигезендә (Яңалиф), 1939 елда – кириллицага нигезләнеп, татар телендәге үзенчәлекле авазларны белдерү өчен ә, ө, ү, җ, ң хәрефләре (алар алфавит ахырына урнаштырыла) өстәлеп, Татар теленең алфавиты кабул ителә.

Фонетика

Татар телендә 10 төп сузык фонема бар, аларның берсе – [ый] фонемасы дифтонгка якын, 3 есе – [о], [ы], [е] рус алынмаларында кулланыла (кара: Вокализм).

26 төп тартык аваз һәм алынма сүзләрдә кулланыла торган 5 – [ц], [щ], [тч], [х'], [в] фонемалары бар. Соңгысы инглиз телендәге [w] авазына охшаган элеккеге ирен-ирен [в] авазыннан аерыла.

Үзенчәлекле увуляр [қ], [ғ], фарингаль [һ] һәм ларингаль ['] (һәмзә) авазларын белдерүче махсус хәрефләр юк, алар төрлечә бирелергә мөмкин (кара: Тартык авазлар).

Морфология

Татар телендә род категориясе юк, фигыльнең синтетик формалары белән беррәттән аналитик заман формалары да киң кулланыла; ярдәмче фигыльләр хәрәкәт ысулын, аның ешлыгын, төгәлләнү дәрәҗәсен һ.б. белдерә.

Синтаксис

Синтетик иярчен җөмләләрнең төрләре күп, еш кына изафә кулланыла.

Татар теле агглютинатив телләргә керә, сингармонизм законына буйсына.

Лексика

Лексикасында саф төрки һәм татар сүзләреннән тыш гарәп алынмалары, фарсы алынмалары, рус алынмалары, интернациональ сүзләр зур урын алып тора.

Татар теле рус теле белән беррәттән Татарстан Республикасының дәүләт теле санала («Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР законы, 1992).

Татар телен фәнни нигездә өйрәнү

Татар телен фәнни нигездә өйрәнә башлау М. Котельниковның русча-татарча сөйләүлегенә (1740), С. Хәлфиннең «Татар теле әлифбасы» («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов», М., 1778) һәм «Русча-татарча сүзлек» (1785) хезмәтләренә бәйләп карала.

1801 елда С.-Петербургта – Татар теле грамматикасы, 1804 елда И. Гигановның «Йорт (юрт) муллалары тарафыннан расланган ... Россия-татар сүзлеге» («Словарь российско-татарский ... муллами юртовскими свидетельствованный») нәшер ителә.

1830–1840 елларда Казан университетының Шәрекъ бүлегендә Казан тюркологлар мәктәбе оеша. Аның составында И. Хәлфин, М. Казимбәк, И.Н. Березин, М. Мәхмүдов, К. Насыйри, Ә. Ваһапов һ.б. була.

Татар телен өйрәнүгә Г.Х. Алпаров, В.А. Богородицкий, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, Ф.Ә. Ганиев, Д.Г. Тумашева, В.Х. Хаков, Ф.М. Хисамова һ.б. зур өлеш кертә.

Татар теле буенча тикшеренүләр Казан университетында, Казан педагогия институтында, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Алабуга һәм Чаллы педагогия институтларында, Башкорт дәүләт, Мәскәү педагогия, Төмән университетларында, Башкорт, Тубыл, Бөре, Оренбург педагогия институтларында, Эстәрлетамак педагогия академиясендә алып барыла.

Хәзерге татар әдәби теленең фонетик һәм грамматик төзелеше «Татар грамматикасы»нда (1–3 т., 1998–2002; 1–3 т., 2015–2017) тулы тасвирлана.

Татар теленең аңлатмалы сүзлекләрендә («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», 1–3 т., 1977–1981; «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», 2005, Ф.Ә. Ганиев ред.; «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», 1–6 т., 2015–2020), XIX йөз ахыры – XX йөз дәвамында фольклор әсәрләрендә, әдәби, фәнни һәм публицистик әдәбиятта, вакытлы матбугатта беркетелеп калган сүзлек һәм фразеологик фонды чагылыш таба.

Әдәбият

Якупова Г.К. Библиография по татарскому языкознанию. Казань, 1988.

Закиев М.З. Татарский язык // Государственные языки в Российской Федерации. М., 1995.

Письменные языки мира: языки Российской Федерации. М., 2000.

Казанская лингвистическая школа. Казань, 2008. Кн. 1.

Народы России: энциклопедия. М., 1994.

Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. Казан, 2015–2017.

Автор – М.З. Зәкиев