Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Беренче исеме – Кармыш-Уланово. Писцовый кенәгәләрдән күренгәнчә, 1553 елда йомышлы Люткиннарга авыл утар итеп бирелә һәм алар бирегә Углич һәм Кострама тирәсендәге утарлардан крестьяннар күчереп утырта. 1562 елда йомышлы руслар И.Михнеев һәм Ф.Заболоцкийга алпавыт җире буларак бирелә һәм анда рус крестьяннары килеп утыра.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт һәм дәүләт крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чана ясау, он тарту тарала. Алпавытлар М.И. һәм Е.И.Пыхачевлар, Е.И.Бестужева, Е.А.Безобразова һәм башкаларның утарлары урнаша.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1860 елда ачыла), су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1148,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –Питрәч районында.

Хәзер – Питрәч авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1951 елга кадәр авылда “Красный пахарь” колхозы оештырыла. 1951 елдан – Хрущёв исем. колхоз, 1957 елдан – “Кулаевский”, 1967 елдан – “Пестречинский”, 1979 елдан – “Осиповский” совхозлары (1980 елларда авылда үзәк утар урнаша), 1996–2004 еллардан “Сельхозтехника” ачык акционерлык җәмгыяте ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

Авылда башлангыч мәктәп бар.

Халык саны

1782 елда – 134 ир заты;
1859 елда – 303,
1897 елда – 483,
1908 елда – 541,
1920 елда – 618,
1926 елда – 750,
1949 елда – 560,
1958 елда – 426,
1970 елда – 296,
1979 елда – 260,
1989 елда – 144,
2002 елда – 355,
2010 елда – 394,
2020 елда – 508 кеше (руслар – 52%, татарлар – 42%).