Чыгу урыны һәм вакыты

1928 елның декабреннән 1929 елның августына кадәр Самара шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 8 саны чыга.

Мөхәррире — З.Шәркый.

Юнәлеше

Индустриализация барышы турында материаллар, СССРда икътисад үсеше тенденциясе турындагы аналитик һәм бәхәсле язмалар, Гражданнар сугышында катнашучыларның хатирәләре, Коммунистик интернационалның 10 еллыгына, Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышланган мәкаләләр басыла.

Авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләләре, агроном һәм ветеринарларның тәфсилле тәкъдимнәре яктыртыла.

Башлап язучылар: шагыйрьләр (К.Чирочин, И.Исхан, Я.Мансуров, С.Мәүлетов һ.б.), прозаиклар (Г.Ахунов, Ф.Латыйпов һ.б.) әсәрләре, авыл җирлегендә мәдәни төзелешкә, үзешчән театрларга багышланган материаллар дөнья күрә, яңалифне укытуны камилләштерү проблемалары күтәрелә; фән һәм техника яңалыклары яктыртыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев