Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач әзерләү һәм курыс-мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (аларның берсе 1912 елда яна, икенчесендә совет хакимияте вакытында клуб урнаша), су тегермәне, кирпеч сугу йорты, 5 вак-төякләр кибете эшли; якшәмбе саен базар була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1153 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Яке авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная роща”, “Красное оружие” колхозлары оештырыла, 1959–1961 елларда “КИМ” колхозы итеп үзгәртелә, 1961 елдан – авыл “Октябрь” совхозы, 1970 елдан – “Омар” совхозы) Яке бүлеге), 1975 елдан “Яке” совхозы составында.

2004 елда – “Иске тегермән” күмәк предприятиесе, 2006 елда “Омар” агрофирмасы” оештырыла.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда “РАКИ” күпләп сату базары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 5 нче зональ эзләү-коткару отряды урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1966 елда – сигезьеллык, 1988 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1996 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе авыл тарихына, милли һөнәрчелеккә, милли киемнәргә багышлана, нумизматика коллекциясе, сугышчан һәм хезмәт даны почмагы бар (оештыручысы һәм җитәкчесе – Ф.Г.Насыйбуллин).

Авылда китапханә (1929 елдан), “Ак каен” балалар бакчасы (1986 елдан, 2009 елдан мәктәп бинасында), күп функцияле үзәк (2014 елдан, анда китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан), 2 мәчет (1996, 2019 еллардан) бар.

2005 елда Җиңү паркы ачыла, 2014 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга яңа һәйкәл куела.

Авыл янында төзекләндерелгән “Изге чишмә” бар.

Авылда революциягә кадәрге корылмалар сакланган – 2 авыл кибете, зиратта XIII йөзгә нисбәтле кабер ташлары ачыклана (авыл халкы ул урынны “Изгеләр зираты” дип йөртә).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Түбән Яке авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), Түбән Яке зираты (гомумболгар истәлеге).

Халык саны

1782 елда — 65 ир-ат;
1859 елда — 572,
1897 елда — 1002,
1908 елда — 1232,
1920 елда — 1185,
1926 елда — 1061,
1938 елда — 716,
1949 елда — 572,
1958 елда — 616,
1970 елда — 753,
1979 елда — 732,
1989 елда — 567,
2002 елда — 484,
2010 елда — 463,
2017 елда — 442 кеше (татарлар – 97%, үзбәкләр – 3%).