Эчтәлек

1729 елның 21 апреле, Германиянең Штеттин шәһәре – 1796 елның 6 ноябре, Царское Село шәһәре.

1767 елның 26–31 маенда Идел буйлап галераларда сәяхәт иткәндә Казанда була. Сәүдәгәр И.Ф.Дрябловның Кече һәм Зур Проломная урамнары арасында урнашкан йортында туктала. Кремльне, Благовещение соборын, Богородице монастырен, шәһәрнең башка истәлекле урыннарын карый. Дворяннар һәм шәһәр кешеләре, шулай ук мөселман руханиларын кабул итә. 31 майда аның хөрмәтенә бәйрәм оештырыла. Екатерина II храмнарны төзекләндерүгә хәйрия акчасы бирә, Казанның Беренче ир балалар гимназиясен тотуга акчаны арттыра. Императорның Казанда булуының татар халкы өчен иң мөһим нәтиҗәсе – аның мөселманнарга шәһәрдә мәчет төзергә рөхсәт бирүе.

Ул Казаннан граф Н.И.Панинга: «Ошбу шәһәр, һичшиксез, Россиядә Мәскәүдән соң беренче... Казанның зур патшалык башкаласы икәнлеге һәр нәрсәдән күренеп тора», – дип яза.

2 июньдә Болгар шәһәре хәрабәләрендә булып, шәһәрлекне борынгы истәлек буларак сакларга куша. Соңыннан аның флотилиясе галералары саклау өчен Казан адмиралтействосына тапшырыла, аларны 1804 елның 3 сентябрендә сүтәләр, «Тверь» галерасы 1950 еллар уртасындагы янгын вакытында яна.

1774 елның гыйнварында Екатерина II Казан губернасының патша сарае милкендәге волостьлары рекрутларыннан атлы отряд төзергә һәм аны Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крәстияннәр кузгалышын бастыру өчен җирле дворяннар тарафыннан оештырылган аерым корпуска кушарга әмер бирә. Пугачёвчылар 1774 елның июлендә Казанны алганнан соң, император шәһәрне торгызуга зур күләмдә акча җибәрә.

Екатерина II вакытында Россия империясендәге татар халкы тормышында уңай үзгәрешләр була: диннәр тигезлеге игълан ителә (Изге синодның 1773 ел, 17 июнь Указы), Уфада Диния нәзарәте оештырыла (1788 ел), татар морзалары хокукый яктан рус дворяннары белән тигезләштерелә (1784 ел), татарларга сәнәгать-җитештерүгә һәм сәүдә итүгә рөхсәт бирелә һәм башка. Татар халкында Екатерина II не «әби патша» дип йөртү гадәте дә бар.

Әдәбият

Пинегин М.Н. Казань в её прошлом и настоящем. СПб., 1890;

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895;

Агафонов Н.Я. Из Казанской истории. Казань, 1906. Ч. 1.

Автор – Е.Б.Долгов