Эчтәлек

Генетик принципка нигезләнгән классификация, аерым алганда, төрки телләрнең үзара кардәшлек мөнәсәбәтләрен (бер гаиләгә, төркемгә каравы) билгеләү, ягъни фараз ителгән баба телдән гомуми килеп чыгышы нигезендә төркемләнеше.

Телләрне чагыштырма-тарихи һәм типологик тикшерүләр нәтиҗәсендә, шулай ук тел кардәшлеге төшенчәсе һәм дөнья телләре моногенезы турында концепция барлыкка килгәч, төрки телләрнең генеалогик классификациясенә ирешү мөмкинлеге туа.

Телләрне алга таба аеруча тирәнтен чагыштырып өйрәнү Россия тел галиме В.М.Иллич-Свитычка Евразия һәм Африканың күпчелек телләренең ностратик макрогаиләсен ачу мөмкинлеге бирә. Аның фикеренчә, фараз ителгән ностратик баба телдән афразия, картвель, һинд-европа, дравид, урал, алтай арадаш баба телләре барлыкка килә.

Әлеге телләрне төгәл чагыштырма-тарихи тикшеренүләрдән чыгып, күпчелек фин-угор, монгол телләре белгечләре, тюркологлар кайчандыр арадаш урал-алтай баба теле булган, аннан арадаш урал һәм алтай баба телләре барлыкка килгән дигән нәтиҗә ясыйлар.

Бу гипотезаны тикшерүгә М.А.Кастрен, О.Бётлингк, Г.Винклер, Н.Поппе, Б.Я.Владимирцов, Г.Рамстедт, Ю.Немет, Җ.Г.Киекбаев һ.б. зур өлеш кертәләр.

Төрки телләрне классификацияләүгә беренче омтылыш XI йөздә Урта Азия галиме Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгать әт-төрк» («Төрки сүзләр җыелмасы») хезмәтендә күзәтелә.

Әлеге мәсьәләне хәл итү белән тел галимнәре бары тик XX йөздә генә ныклап шөгыльләнә башлыйлар. Аларның күбесе (В.В.Радлов, М.Рясянен, И.Бенцинг, К.Г.Менгес, Ф.Е.Корш һ.б.) классификациянең генетик принцибын территориаль яки хронологик принцип (С.Е.Малов) белән бергә алып бара.

Төрки телләрнең генеалогик классификациясен төзегәндә А.Н.Самойлович, нигездә, фонетик үзенчәлекләрдән чыгып эш итә, Н.А.Баскаков исә төрки телләрнең фонетик, морфологик һәм лексик-семантик үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга тырыша. Н.А.Баскаков классификациясе төрки телләрнең үзара генетик яктан бәйле төркемен аерып чыгарырга ярдәм итә (кара 1 нче таблица).

Төрки телләрнең генеалогик классификациясенә караган кайбер мәсьәләләр С.Н.Максуди, М.З.Зәкиев һәм башка шактый гына татар галимнәренең дә өйрәнү предметына әверелә. Аларның хезмәтләрендә кыпчак һәм угыз төркемнәре белән беррәттән чуаш һәм якут телләрен аерым төркемнәргә, шулай ук хәзәр, болгар, татар телләрен төрки телләрнең кыпчак төркеменә кертеп карау дәлилләнгән (кара 2 нче таблица).

1 нче таблица

2 нче таблица

Әдәбият

Корш Ф.Е. Классификация турецких языков // Этнографическое обозрение. СПб., 1910;

Самойлович А.Н. Некоторые дополнения к классификации турецких языков. П., 1922;

Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. М., 1962;

Иллич-Свитыч В.М. Материалы к сравнительному словарю ностратических языков (индоевропейский, алтайский, уральский, дравидский, картвельский, семитохамитский) // Этимология. 1965. М., 1967;

Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика. М., 1984;

Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. М., 1988;

Закиев М.З., Кузьмин-Юманади Я.Х. Волжские булгары и их потомки. Казань, 1993;

Иванов В.В. Генеалогическая классификация языков // Лингвистический энциклопедический словарь. М., 1990;

Sadri Maksudi. Milliyet Duydusunun sosyolojik Esasları. Ist., 1955.

Автор – М.З.Зәкиев