Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. 1701 елда монда Смолян Тингильдин һәм Каплан Арсаланов җитәкчелегендә Алатырь шәһәренең 24 йомышлы татары җирләр ала.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, шул исәптән керәшеннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XVIII йөз башында авылда мәчет төзелә (янып китә), 1865 елда яңа мәчет торгызыла, мәктәп ачыла (1886 елда 45 ир бала һәм 18 кыз бала укый, 1895 елда – 51 ир бала һәм 18 кыз бала).

XX йөз башында 2 мәчет, 5 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерчелек, мануфактура һәм 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3116,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Салман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда машина-трактор станциясе төзелә, 1956 – 1999 елларда ул “Салман” совхозы үзәк утары була. 1999 – 2003 елларда “Салман” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1973 елдан), дәвалау амбулаториясе, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Каен” социаль ятимнәр йорты, мәчет (1993 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Э.К.Садыйков (1942 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Г.М.Сафин (1948 елда туган) – ТРның һәм РФнең атказанган табибе.

1946 – 1958 елларда җирле хастаханәнең баш табибе, медицина фәннәре докторы Л.И.Никошинаның (1923 – 1989 еллар) эшчәнлеге авыл белән бәйле.

Халык саны

1782 елда – 205 ир заты;
1859 елда – 862,
1908 елда – 1737,
1920 елда – 1653,
1926 елда – 719,
1938 елда – 571,
1949 елда – 640,
1958 елда – 558,
1970 елда – 502,
1979 елда – 459,
1989 елда – 314,
2002 елда – 285,
2010 елда – 263,
2015 елда – 255 кеше (татарлар).