Гомуми мәгълүмат

Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгышында урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 706,5 кв.км. Үзәге – Спас авылы (Түбән Новгородтан 237 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 9834 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2009 кеше (2010 ел).

Татарлар, тупланып, Татар Моклокасы (2008 елда – 1356 кеше), Тукай (1965 елга кадәр – Парша авылы, 411), Бозлау (404), Ишавыл (202) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Беренче тапкыр татар авыллары 1609–1613 елларда телгә алына. 1794 елгы мәгълүматларга караганда, татарлар саны: Татар Моклокасында – 742 (1916 елда – 5513), Бозлауда – 336 (854), Ишавылда 312 (888), Паршада – 132 (888) кеше.

XIX йөз уртасында Спас районы территориясендә 7 мәчет була (шул исәптән Татар Моклокасында – 2).

Хәзерге вакытта районда Татар мәдәнияте үзәге (1990 еллар ахырыннан), үзешчән сәнгать коллективы һәм татар билбау көрәше өлкә федерациясе (Бозлау авылы), «Сәрбиназ» (2008 елдан, Татар Моклокасы авылы), Тарих музее (1999 елдан, Бозлау авылы) һәм Татар мәдәнияте музее (2002 елдан, Татар Моклокасы авылы) эшли. Татар Моклокасы урта мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Районда 8 мәчет (Ишавылда – 3, Татар Моклокасы һәм Бозлауда – икешәр, Тукайда – 1) эшли.

Ел саен Сабан туе, билбау көрәше буенча ярышлар, «Милли көй» төбәкара фестиваль-конкурсы уздырыла.

Күренекле кешеләре

Спас районында биология фәннәре докторы, Арктиканы өйрәнүче С.С.Абызов, самбо көрәше буенча СССРның атказанган спорт остасы З.Ә.Умәров (икесе дә – Татар Моклокасы а.), самбо көрәше буенча 8 тапкыр дөнья чемпионы Р.Х.Рәхмәтуллин (Ишавыл авылы) туган.