5 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Америкада таралганнар. Татарстан территориясендә бер төре – гади чуртан (E. lucius) бар. Су үсемлекләренә бай акрын агымлы сулыкларда яши.

Гәүдәсе озынча, 1,5 м га кадәр озынлыкта; авырлыгы 18 кг га кадәр. Ана балыклар аталарыннан зуррак. Башы зур, сузынкы һәм җәйпәк борынлы. Аскы казналыктагы тешләре хәнҗәрсыман. Койрыгы уемтылы. Төсе яшеренү өчен җайлашкан: сырты кара, ян-яклары аксыл, зәйтүнсыман-көрән зур таплы һәм чиратлашып килгән аркылы буйлы. Саңак капкачы турыпочмаклы. Сырт һәм койрык асты йөзгечләре артка карый һәм койрык йөзгече янында урнашканнар, бу чуртаннарга кызу ыргылыш ясарга мөмкинлек бирә. Тәңкәсе вак, гәүдәсен һәм башын каплый. Яшәвенең 2-3 елында җенси җитлегә. Иртә язда уылдык чәчә. Үрчемлелеге – 3-4 мең уылдык бөртеге. Уылдыгын яр буе үсемлекләренә сала, алар шунда ябышып кала; 2-3 тәүлектән соң уылдык төпкә төшә һәм шунда җитлегә. Кыйммәте ягыннан әһәмияте булмаган балыклар (чабак, алабуга, шыртлака, густера, тюлька), шулай ук җир-су хайваннары, рептилияләр, зур бөҗәкләр белән туклана. 12-15 ел яши.

Кәсәбәчелек һәм балыкчылык спорты объекты.