Эчтәлек

Касыйм шәһәрендәге Шаһгали хан тәкиясе. 1555–1556 еллар

Хәзерге күренеше

Алтын Урда чорына хас, тулысынча диярлек сакланган бердәнбер күп бүлемле тәкия.

1555–1556 елларда хан сарае янында төзелә. Керү юлы көньякта булган, хәзерге вакытта диварының тышы сакланмаган хәлдәге ике бүлемле таш корылма (13,5×8,5×5,0 м). Зур бүлем а`ркалы кечерәк 4 тәрәзә белән яктыртылган, аның астында төрбә урнашкан. Төрбәгә тышкы яктан тәкиягә керү юлының уң ягындагы тар таш баскычтан төшеп булган. Коръән укый торган икенче бүлемгә Көнбатыш фасадтагы ишектән керелгән. Ул җир идәнле, бер тәрәзә белән генә яктыртылган. Һәр бүлем кирпеч белән көймәләп ябылган, аны фасад ягыннан биек парапет каплап торган. Түбәнең әүвәлге эшләнеше билгеле түгел, хәзерге вакытта аның өс те туфрак белән капланган. Түбәгә җыелган сулар парапетта урнаштырылган таш улаклардан агып төшә. Фасадлар яхшы эшкәртелгән дүртпочмаклы известьташ блоклардан өелгән. А`ркалы, биек булмаган ишек каймаларсыз ясалган.

Төрбәгә керү юлында өстендә профильле куышлыкта гарәп хәрефләре белән сөлес ысулында «Бу бинаны төзүче һәм хуҗасы — Шаһгали бине Шәех Әүлияр Солтан, 21 нче шәһре рамазан 962 нче сәнә» (григориан календаре буенча — 9 авг. (1555)) дип язылган. Куышлык өстендә ике кыеклы профильле кәрниз чыгып тора.

Төрбәдә Шаһгали хан һәм аның гаилә әгъзаларыннан сигез кеше җирләнгән.

Планы һәм төзү техникасы ягыннан бу корылма Болгар һәм Алтын Урда чоры шәһәрлекләрендәге кайбер төрбәләргә охшаш.

Рязань тарих-архитектура музей-тыюлыгы филиалы составына керә.

Әдәбият   

Ахметзянов М.И. Татарские мавзолеи (дюрбе) в г. Касимове // Татарская археология. 2006. № 1/2 (16–17); 

Халитов Н.Х. К реконструкции архитектуры дворца в Хан-Кермене // Средневековые тюрко-татарские государства. К., 2009. Вып. 1.