Тарихы

1746 елдан мәгълүм. Беренче исеме – Сәет-Кирлегәч.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәдрәсә, 4 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 3564 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Кирлегәч авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда “Кызыл Октябрь” колхозы (беренче рәисе – Х.Шиһапов) оештырыла. Соңрак ул “Магнит” артеленә берләштерелә (Сарабиккол авылы), 1962 елдан – “Урал” колхозы, 1967 елдан – “Тукай” колхозы (Сарабиккол авылы) составында, 1995 елдан – Тукай исемендәге күмәк предприятие, 2008 елдан – “Карлыгач” күмәк предприятиесе, 2015 елга кадәр – “Акмаль-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1967 елда – җидееллык, 1972 елда – урта (шул ук елны яңа бина төзелә), 2010 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1993 елдан), балалар бакчасы (1974 елдан, 1999 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), “Минәсхәт Галим” мәчете (2004 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Ихлас” фольклор (2005 елдан), “Карлыгач” бию (2000 елдан), “Йөзлекәй” вокаль (1994 елдан) коллективлары эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Янчай”, “Урталык”.

Күренекле кешеләре

Ф.И.Ибраһимов (1916–2001) – педагог, журналист, педагогика фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Г.Н.Мөхәммәтшин (1935–2019) – дәүләт эшлеклесе, ТАССРның атказанган төзүчесе, ТРның мәният министры урынбасары (1989–1997 елларда), “Почёт билгесе” ордены кавалеры, ТР дәүләт флагы проекты авторы.

Халык саны

1859 елда – 1170,
1889 елда – 1986,
1908 елда – 2392,
1920 елда – 2415,
1926 елда – 1672,
1949 елда – 1133,
1958 елда – 970,
1970 елда – 994,
1979 елда – 732,
1989 елда – 533,
2002 елда – 589,
2010 елда – 518,
2017 елда – 434 кеше (татарлар).