1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньягында урнашкан. Киров өлкәсе һәм Удмурт Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Кукмара шәһәре.

Мәйданы — 1492,1 кв.км.

Халкы 2017 елда — 51114 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 78,2%, удмуртлар — 14,2%, руслар — 5,5%, марилар — 1,6%).

Район 124 торак пунктны берләштерә.

Гербы — 2006 елның 3 ноябрендә, флагы 2007 елның 26 гыйнварында раслана.

Герб тасвирламасы

«Сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) өске өлештә алтын белән каймаланган өч түбәле яшел тау урнашкан җете кызыл (кызыл) җирлектә — җилпәзә сыман җәелгән ике алтын чыршы ботагы; икегә аерылган чыршы ботагы уртасында өсте тау белән төгәлләнүче яшел җирлек; барлыкка килгән яшел фигура эченә очлары ян-якка караган бер пар көмеш киез итек куелган».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, өске чиге буйлап тукыма киңлегенең 5/18 өлеше киңлегендәге күк буйга тоташкан туры почмаклы кызыл тукыма; тукыма уртасында — өстә калкулыкларның контурлары, аста башаклар белән хасил ителгән фигуралы кысада киез итекләр рәвешендә гербтан күчерелгән композиция; композиция кара контурлы яшел, соры, ак һәм сары төсләрдә башкарылган һәм аста тукыма читенә тоташа».

Символика нигезләмәсе

Алтын белән каймалап алынган яшел өчтүбәле тау аллегорик рәвештә районның табигатен һәм авыл хуҗалыгы юнәлешен символлаштыра: район рельефын уртача һәм кечерәк елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калкулыклы тигезлек тәшкил итә. Тау битеннән күтәрелүче алтын ботаклар «Кукмара тавы» ландшафтлы табигать истәлеген символлаштыра. Утыртып үстерелгән бу урман массивына 1966 елда нигез салына. Хәзер анда Цингер талы, киң яфраклы йод үләне (дремлик), соргылт балта борчак (чина) һәм башка сирәк очрый торган үсемлекләр үсә. Эретелгән металл агымын хәтерләтүче алтын тармаклар сурәте аллегорик рәвештә металлургияне — Кукмара металл савыт-сабалар заводын, төрле төстәге бизәкләр белән чигелгән итекләр сурәте районда элек-электән эшләп килгән һәм вакытлар узу белән фабрикага әверелгән киез-итек–аяк киеме кәсепчелеген гәүдәләндерә. Хәзерге вакытта Кукмара осталары эшләнмәләре районнан һәм хәтта республикадан читтә дә киң танылу казанды. Алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт; яшел — табигать, сәламәтлек, үсеш; көмеш — камиллек, иминлек, пакьлек, татулык һәм үзара аңлашу; кызыл — кыюлык, көч, хезмәт сөючәнлек, матурлык һәм бәйрәм; зәңгәр — намус, зыялылык, рухилык, күк киңлекләре һәм су ташкыннары символы.       

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково), Ч.Юсупова (Чаллы).