Тарихы

1620–1621 еллардан Пустошь Шуран буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук балык тоту, Кама аша йөк ташу тарала.

XVIII йөз уртасында авыл хуҗаларының берсе, “нормандский герцог” кушаматлы капитан А.П.Нармацкий, үзенең хезмәтчеләре һәм качкыннары белән Камада юлбасарлык итә. Бу вакыйгалар А.А.Бестуев-Марлинскийның “Латник” (Санкт-Петербург, 1889) романында чагыла, әсәрдә Шуран авылы да тасвирлана.

1735 елда (приход XVII йөздә барлыкка килә) авылда Христово-Рождество чиркәве төзелә (элекке барокко стилендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда чиркәү, земство мәктәбе (1869 елда ачыла), 6 тегермән, тимерче алачыгы, халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче уку өе, атлы почта станциясе, этап йорты, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли; базар уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 480 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Кече Елга авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Красное поле” колхозы оештырыла, 1949 елда аңа “Красная полянка” колхозы (Полянка авылы) берләштерелә. 1954 елда “Красное поле” һәм “Победитель” колхозлары Маленков исемендәге колхозга керә.

1958 елдан авыл “Победа” колхозы составында, 1995–2003 елларда – “Победа” күмәк предприятиесе, 2003 елдан – “Идел” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан – “Вамин Татарстана” ышанычлылык ширкәте, 2013 елдан – “Сөт иле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Просто молоко Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында алпавыт Нармацкийның элекке утарында башлангыч мәктәп ачыла, 1991 елдан – тулы булмаган урта мәктәп.

Авылда клуб, китапханә (1955 елдан, хәзер мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Богоявление Господня гыйбадәтханәсе (2005 елдан), “Фәния” мәчете (2012 елдан) бар.

Авыл территориясендә алпавыт А.П.Нармацкий утары сакланган (барокко стилендә XVIII йөз уртасы торак архитектурасы истәлеге).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана:

  • I Кашан шәһәрлеге (монголларгача Болгар һәм Алтын Урда Кашан шәһәре хәрабәләре);
  • Гремячий Ключ шәһәрлеге (Шуран шәһәрлеге; Монголларның Идел буе Болгар дәүләтенә яулары, элекке тимер гасыр чоры Ананьино, Азелино, Болгар һәм башка культуралар торулыклары хәрабәләре);
  • Гремячий Ключ авыллыгы (Имәнкискә тибындагы һәм тимер гасыр табылдыклары);
  • “Кирюшкин городок” – шәһәрлек (Ананьино, Имәнкискә, Азелино, культуралары);
  • Шуран авыллыгы (Имәнкискә культурасы);
  • Шуран туктаулыгы (Казан яны культурасы),
  • Шуран табылдыклары (Ананьино культурасы),
  • II Кашан шәһәрлеге (Алтын урда һәм моголларгача чор Болгар истәлеге).

Авыл тирәсендә Шуран елгасы ага.

Күренекле кешеләре

А.Н.Овсянников (1842–1899) – укытучы, язучы, мемуарлар язучы;

Н.В.Соколов (1882–1963) – хирург, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

В.Ф.Фролов (1953 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент.

Халык саны

1782 елда – 462 ир-ат;
1859 елда – 592,
1897 елда – 656,
1908 елда – 676,
1920 елда – 751,
1926 елда – 764,
1938 елда – 669,
1949 елда – 376,
1958 елда – 424,
1970 елда – 403,
1979 елда – 236,
1989 елда – 181,
2002 елда – 247,
2010 елда – 226,
2017 елда – 147 кеше (руслар – 97%).