Башкорт телендә сөйләшүчеләр Башкортстан Республикасында, Чиләбе, Оренбург, Самара, Саратов, Курган, Свердловск, Пермь, Төмән өлкәләрендә һәм Татарстанда яшиләр.

Башкорт әдәби теле татар теленә якын. Төп төрки сүзләрдә ч фонемасы (башкорт телендәге с авазына туры килә) булмау, үзенчәлекле һ (сүз башында гомумтөрки с авазына туры килә), ґ (сүзнең уртасында һәм ахырында з, кайвакыт д авазы урынына кулланыла) һәм ї авазлары булуы белән характерлана.

Морфологик яктан башкорт теле агглютинатив телләргә керә.

Хәзерге башкорт телендә 9 сузык һәм 26 тартык аваз бар.

Башкорт теленә сингармонизм хас: урмандарґа (урманнарда), һөйләйґәр (сөйлиләр, сөйләшәләр), бөгөнгөнөң (бүгенгенең, хәзергенең), тормошоноң (тормышының).

Башкорт телендә сүзнең тамыры этимологик яктан моносиллабик. Сүз ясалышының ике төп ысулы хас – синтетик һәм аналитик ысуллар.

Диалектлары

Башкорт теле ике диалекттан тора: көнчыгыш (кувакан) һәм көньяк (юрматы) диалектлары.

1920 елларга кадәр башкортлар татар әдәби теленнән файдалана. Язу гарәп алфавитына, 1927 елдан соң латин графикасына, 1939 елдан кириллицага нигезләнә, башкорт телендәге үзенчәлекле авазларны белдерү өчен 9 хәреф өстәлә (ө, ү, ә, ґ, є, ң, ї, һ, ѓ).

Шулай ук кара: Башкортлар.

Әдәбият

Дмитриев Н.К. Грамматика башкирского языка. М. – Л., 1948.

Юлдашев А.А. Башкирский язык // Языки народов мира. Т. 2. Тюркские языки. М., 1966.

Грамматика современного башкирского литературного языка. М., 1981.

Очерки истории башкирского литературного языка. М., 1989.