Рус теле һинд-европа телләре семьялыгына керә, славян телләренең көнчыгыш славян төркеменә карый. Дөньяда 260 млн га якын кеше, шул исәптән Россия Федерациясендә 138 млн (барлык халыкның 99% чамасы) һәм якын чит илләрдә 80 млн тирәсе кеше рус телендә сөйләшә (2010).

Татарларның 85% тан күбрәге рус телен яхшы белә.

Диалектлар

Рус телендә төп 2 шивәне аерып карыйлар: төньяк рус һәм көньяк рус. Аларның сүзлек составында, вокализм («а»лаштыру, «о»лаштыру), консонантизм (шартлаулы яки фрикатив «г») системаларында һәм грамматикасында (нигезләр кушылу, флексияләр омонимиясе, фигыльнең архаик формалары саклану һ.б.) аерма бар. Бу шивәләргә хас үзлекләрнең үзенчәлекле ярашуы урта рус сөйләшләрендә күзәтелә.

Әдәби тел

Морфологик төзелеше ягыннан рус теле флектив, синтетик телләр төркеменә керә, форма ясалыш системасы көчле үсеш алган.

Рус теленең сүз байлыгы, нигездә, сүз ясалышы хисабына, шулай ук башка телләрдән кергән алынмалар белән дә тулылана. Хәзерге рус теле, кешелек дөньясының барлык өлкәләрен дә үз эченә алып, семантик һәм стилистик яктан аерып каралган зур сүзлеккә, бай фразеология һәм паремиологиягә ия.

Хәзерге рус теленең нигезен әдәби тел тәшкил итә. Әдәби нормалар булу мәҗбүри санала, алар тел традицияләрен саклый, милләтнең рухи үсешендә күчемлелекне тәэмин итә.

Рус телендә сөйләшүчеләрнең социаль яктан күптөрлелеге стиль бүленеше килеп чыгуга сәбәпче була (сөйләм, китап, шул исәптән публицистик, фәнни һ.б. стильләр).

Рус телендәге функциональ һәм стиль төрлелеге язма һәм сөйләм формаларында күзәтелә, лексикада, тел чараларын куллану рәвешендә аерым үзенчәлекләргә ия.

Тарихы

Рус әдәби теле үсешендә 5 этапны аерып карыйлар:

  • борынгы рус әдәби теле (XIXIV йөзләр),
  • Рус дәүләтенең рус әдәби теле (XIVXVII йөзләр),
  • рус милләте формалашу чорындагы әдәби тел (XVII йөз – XIX йөз башы),
  • рус әдәби теле (XIX йөз),
  • хәзерге рус әдәби теле.

Рус әдәби теле нормалары XIX йөз ахырында — XX йөз башында гомумрусныкы булып киткән Мәскәү сөйләше нигезендә эшләнә.

Хәзерге әдәби телдә 42 фонема: 5 сузык һәм 37 тартык аваз бар. Рус теленең аваз төзелеше тарихи үсеш кичергән вакытта сузык авазларның саны кими, ә тартыклар артып китә (борынгы рус телендә 11 сузык һәм 26 тартык була).

Язу

Табигате белән рус язуы хәреф һәм авазлардан тора, рус алфавиты кириллицага нигезләнә. Хәзерге алфавитта 33 хәреф бар, шуларның 20 се тартык авазны белдерә.

1920–1930 елларда рус алфавиты нигезендә СССРның элекке республикаларының һәм Россиянең күп кенә телләренең алфавитлары үзгәртеп эшләнә.

1990 елдан якын чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында кириллица язуыннан файдалануны яңадан карау процессы башлана.

Язма ядкәрләр

Остромир Евангелиесе, Изборниклар, Новгород хезмәт минеяләре (XI йөз), каен тузына язылган язмалар (XIXV йөзләр) рус язуының аеруча элгәреге ядкәрләреннән санала.

Өйрәнү

Россия Фәннәр академиясенең В.В. Виноградов исем. Рус теле институты, Мәскәүдә А.С. Пушкин исем. Дәүләт рус теле институты, С.-Петербургта Лингвистик тикшеренүләр институты рус телен өйрәнү буенча әйдәп баручы фәнни-тикшеренү үзәкләре булып торалар.

Шулай ук кара: Руслар.

Әдәбият

Русская грамматика: в 2 т. М., 1980.

Русский язык // Государственные и титульные языки России. М., 2002.

Словарь русских народных говоров: в 40 вып. Л.-СПб., 1965–2006.

Русский язык: энциклопедия. М., 1997.

Толковый словарь русского языка конца XX века: языковые изменения. СПб., 1998.

Автор – Р.Ә. Колшәрипова