Эчтәлек

Гомер еллары: X йөз.

Ибне Фазлан Багдад хәлифәсе сараенда хезмәт итә.

921 – 922 елларда Болгарга әл-Моктәдир илчелеге сәркәтибе Ибне Фазлан юл язмалары алып бара, соңыннан шулар нигезендә Идел буе Болгар дәүләтенә барулары турында сәяхәтнамә төзи.

Багдадтан 921 елнең 21 июнендә чыгып киткән зур илчелек башта Шәрекънең кече һәм зур калалары аша үтә, аннан соң Бохарага килеп җитә, әмир тарафыннан кабул ителә. Тик Бохара әмире аларга юлны дәвам итәргә рөхсәт бирми, илчелеккә 28 көн Бохарада тоткарланырга туры килә.

Аннан илчелек кәрваны Харәземгә килеп керә һәм әл-Җөрҗанда (Иске Үргәнеч) туктала. Суыклар башлану сәбәпле, илчелек кышны Иске Үргәнечтә үткәрергә мәҗбүр була.

Яз җиткәч, илчелек кабат юлга кузгала. Харәзем өлкәсе чигендә урнашкан Төркләр капкасын (Баб ат-Төрк) узып, төрки-угызлар яшәгән далага килеп керә.

15 көн дәвамында буш даладан баргач, төрки-угызлар кабиләсе белән очраша. Юлда очраган берничә елга аша чыгып, бәҗәнәкләр янында бер төн кунганнан соң, илчелек зур югалтулар белән Җаекны кичә һәм башгырт кабиләләре яшәгән җиргә аяк баса.

922 елның 12 маенда илчелек Болгар иле җирләренә килеп җитә. Бу вакыйга һәм болгарларның ислам динен кабул итүе уңаеннан зур тантаналар башлана.

Китапта болгар идарәчесенең кунакларны кабул итү йоласы, аларның, хәзәрләрнең, русларның, Идел-Урал төбәгендә, Урта Азиядә яшәгән башка халыкларның һәм кабиләләрнең көнкүреше, хуҗалыгы һәм гореф-гадәтләре җентекләп тасвирлана.

Көндәлек-сәяхәтнамәдә Ибне Фазланның Идел буе Болгар дәүләтеннән шул ук елда, «көннәр кыскара башлагач» китүе турында хәбәр ителә. Аның шуннан соңгы язмышы билгесез.

Көндәлек-сәяхәтнамәнең тулы тексты сакланмаган. Озак вакытлар бу сәяхәтнамә турында XIII йөз гарәп галиме Ибне Якут энциклопедиясенә кертелгән өзекләре буенча гына билгеле була.

Язмаларны беренче тапкыр 1823 елда Х.М.Френ бастырып чыгара.

1923 елда Ә.Вәлиди Мешхед шәһәрендә язмаларның тулырак вариантын таба.

Ибне Фазлан язмаларын татар теленә 1920 елларда Р.Фәхретдин тәрҗемә итә. Рус телендә язмаларны басмага А.П.Ковалевский әзерли. 1939 елда алар И.Ю. Крачковский редакциясендә басылып чыга.

Әдәбият

Фәхретдинов Р. Болгар вә Казан төрекләре. Казан, 1993.

Ковалевский А.П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921 – 922 гг. Харьков, 1956.

Крачковский И.Ю. Арабская географическая литература: избранные сочинения. М. – Л., 1957. Т. 4.

Zeki V.T. Ibn Fadlans Reisbe­richt. Lpz., 1939.