Барлыкка килүе

Революциягә кадәрге Россиядә шәһәрара телефон элемтәсе Эчке эшләр министрлыгының Телеграф департаменты карамагында була. 1882 елда Санкт-Петербург һәм Гатчина арасында илдәге тәүге линия (47 чакрым), шуннан соңгы елларда Санкт-Петербург Петергоф, Санкт-Петербург һәм Царское Село арасындагы линияләр корыла. 1898 елда Санкт-Петербург һәм Мәскәү арасындагы ерак шәһәрара телефон линиясе сафка баса.

Казан губернасында телефон челтәрләре

Шәһәрара телефон элемтәләре урнаштыруга ихтыяҗ артуга бәйле рәвештә, хөкүмәт хосусый эшмәкәрләргә һәм земстволарга аларны коруга рөхсәт бирә. 1902 елда Казан губерна земство идарәсе земство телефон челтәрләрен оештыру мәсьәләсен куя, җирле идарәләргә өяз шәһәрләрендә телефон станцияләре төзергә һәм аларны Казан белән тоташтырырга тәкъдим итә.

1904 елда Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Казан губернасында земство телефон челтәрен булдыруга рөхсәт бирелә. 1906 елда земство телефон станцияләре Казанда, Арча, Лаеш, Мамадыш, Чистай шәһәрләрендә, Алексеев, Мурзиха авылларында һ.б.да эшли башлый. Губерна телефон челтәрен төзү өчен һәрберсе 28 әр елга исәпләнгән 2 җирле займ чыгарыла.

1912 елда губернада гомуми озынлыгы 1700 км (чыбыклар — 3500 км) булган 33 шәһәрара телефон линиясе, 48 (Казанда 6) сөйләшү пункты эшли, сөйләшү пунктларыннан 56694 түләүле чылтырату гамәлгә ашырыла.

1907 елда телефонограммалар, 1908 елда телефонограмма-телеграммалар кабул ителә башлый.

Совет чорында телефон элемтәсе

Беренче бөтендөнья, Гражданнар сугышы елларында телефон элемтәсе челтәренә зур зыян китерелә, чит ил фирмалары һәм аларның Россиядәге национализацияләнгән филиал лары тарафыннан матди-техник тәэмин итү бозыла. 240 км лык линияләр, 8 мең км озынлыкта чыбыклар, һавадан сузылган 42 км кабель төзекләндерелергә тиеш була.

Кама аша Мурзиха авылы тирәсендә сузылган кабель яраксыз хәлгә килә һәм аны алмаштыру таләп ителә. Телефон элемтәсенең финанс хәлен яхшырту максатында РСФСР ХКСның 1922 ел 2 июнь Декреты белән телефон челтәрләре хуҗалык исәбенә күчерелә. 1926 елда Казан һәм Мәскәү арасында турыдан-туры телефон элемтәсе урнаштырыла. 1933 елда Казан ике яклы төркемле телефон элемтәсенә кертелә.

1934 елның 1 октябрендә Казан шәһәр телефон челтәренең шәһәрара элемтә цехы мөстәкыйль предприятиегә әверелә һәм «Казан республика шәһәрара телефон станциясе» дип атала. Эшләүчеләр саны 66 кеше тәшкил итә. Шәһәрара элемтә өчен элеккеге земство телефон станциясе коммутаторы, шулай ук ачкычсыз система итеп җиһазландырылган иске шәһәр телефон станциясе элементлары файдаланыла. Казанда һәрберсенең 12 шнурлы парлары, сөйләшү ачкычлары һәм 20 чакыру клапаннары булган 3 коммутатор гамәлгә кертелә. Станция 17 чылбырга, 18 турыдан-туры абонентка хезмәт күрсәтә.

Чылбырларга чамадан тыш күп эш йөкләнә, аларның кайберләре 5–10 районга хезмәт күрсәтәләр. Шәһәрара сөйләшүләр 4 будкадан башкарыла. 1930 елларда илнең эре үзәкләре белән элемтәләр урнаштырган яңа линияләр булдырыла, шәһәрара телефон челтәреннән керемнәр арта, телефон чылбырларын файдалану коэффициенты күтәрелә.

1939 елда Казан шәһәрара телефон станциясендә (МТС) югары төгәллекле тыгызлагыч аппаратура файдалануга тапшырыла, ул Казан–Мәскәү, Казан–Свердловск линияләренә урнаштырыла, Казан СССРның шәһәрара телефон элемтәсе челтәренә кушыла. 1940 елда Казан шәһәрара телефон станциясе СССРның иң эре 25 станциясе исәбенә керә.

Бөек Ватан сугышы елларында, шәһәрара элемтә пункты буларак, Казанның әһәмияте арта. СССР Элемтә халык комиссариаты тарафыннан Мәскәү–Казан элемтә линиясенең үткәрүчәнлек сәләтен үстерү буенча чаралар күрелә. Линия корылмалары, көчәйтү пунктлары булдырыла, җиһазлар көйләнә. Яңа чаралар Казан һәм Мәскәү, Сталинград, илнең башка торак пунктлары арасында ышанычлы телефон элемтәсен тәэмин итәләр.

1950 елларда шәһәрара телефон элемтәсе алга таба үсеш ала. Илдәге яңа системалар турыдан-туры телефон элемтәсе, шулай ук телеграф һәм фототелеграф сигналларын тапшыру өчен кулланылучы стандарт телефон каналлары бәйләме булган шәһәрара линияләр төзү мөмкинлеге бирә. 2–3 телефон каналын берләштерү юлы белән радиотапшырулар программаларын югары сыйфатлы тапшыру өчен шәһәрара каналлар булдырыла.

1959–1962 елларда республиканың Казан белән тәүлек әйләнә шәһәрара элемтәсе булган районнарының саны 11 дән 37 гә кадәр арта. Республикада телефон каналларының озынлыгы өзлексез үсә бара. Татарстанның нефть районнары белән элемтәгә аерым игътибар бирелә. 1960 елларда күп каналлы линияләрне гамәлгә кертү башлана, шәһәрара станцияләрнең сыйдырышлылыгын арттыру һәм аларны автоматлаштыру буенча чаралар күрелә.

1968 елда Казан илдә шәһәрара элемтә өчен АМТС-1 тибындагы 20 каналлы автомат телефон станциясе корылган һәм файдалануга тапшырылган 3 нче шәһәр була, һәм Мәскәү, Свердловск, Пермь, Уфа, Ижевск, Чабаксар, республиканың Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләре белән автомат телефон элемтәсе булдыра. 1966–1970 елларда республиканың шәһәрара телефон челтәрендә телефон каналларының саны 2 тапкыр арта.

1973 елда көн саен уртача алганда 34 мең шәһәрара сөйләшү эшкәртелә. 1971–1974 елларда республикада шәһәрара элемтә каналларының озынлыгы икеләтә арта, автомат һәм ярымавтомат шәһәрара каналларының өлеше 49% тан 70% ка кадәр үсә. 1970 елда Казанда 1200 каналлы АМТС-3 аппаратуралы яңа шәһәрара телефон станциясе бинасы төзелә башлый, 1977 елда ул файдалануга тапшырыла. Бу көнгә 55 меңгә кадәр сөйләшүләр башкару һәм заманча те лефон элемтәсенә республиканың барлык шәһәрләрен һәм район үзәкләрен диярлек тоташтыру мөмкинлеге бирә.

Хәзерге торышы

1995 елда АМТС-3 координатлы шәһәрара станциясе 15390 тоташтыру ноктасы булган «Alcatel 1000 S-12» электрон станциясе белән алыштырыла. Бераздан шундый ук станция Чаллы шәһәрендә урнаштырыла. Соңрак металл элемтә кабельләренә алмашка җепселле оптик кабельләр килә. 2005 елда шәһәрара зона элемтә линияләренең озынлыгы 4313,9 км, шул исәптән җепселле-оптик линияләр 2680,3 км тәшкил итә. 68 мең зона цифрлы телефон каналы булдырыла, 5 синхрон боҗрадан торган югары тизлекле сыгылмалы телекоммуникацион элемтә челтәре төзелә.

Республика шәһәрара элемтә челтәрендә илдә һәм чит илләрдә эшләнгән STM-16, STM-4 һәм STM-1 дәрәҗәсендәге синхрон цифрлы иерархия җиһазлары, шулай ук DWDM, Gigabit Ethernet һәм Fast Ethernet технологияле җиһазлар гамәлгә кертелә.ТРның зона элемтәсе шәһәрара чел тәрләре файдаланучыларны заманча хезмәт күрсәтүләр — элемтәнең коммутатор һәм бүленгән каналлары буенча телефон элемтәсе, мәгълүмат тапшыруның югары тизлекле челтәре, телематик хезмәтләр, киң полосалы мөмкинлек, аудио- һәм видеоконференцияләр хезмәтләре, интернет хезмәте күрсәтүләр белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәләр. Республиканың шәһәрара зона элемтәсен үстерү — яңа NGN буыны челтәрләренә күчү буенча эшләр төгәлләнде.

1997 елда Казан МТСы һәм Казан телеграфы Казан шәһәрара телефон-телеграф станциясенә берләштерелә. ТРда гомуми файдаланудагы шәһәрара һәм халыкара телефон элемтәсе хезмәтләре ерак элемтә операторлары «Ростелеком», «МТТ», «Вымпелком», «Компания ТТК», «МТС» акционер җәмгыятьләре, «Эквант», «Наша сеть» ҖЧҖләре тарафыннан гамәлгә ашырыла. Эшләүчеләр саны — 5000 меңнән артык кеше (2017).

Әдәбият       

Орлова А.Ф. Время и связь. К., 1988; 

Людей связующая нить. К.,2003.

Автор — Г.Я.Мәүлетова