Атмосфера басымы өске катламнар һавасы авырлыгыннан гыйбарәт, шуңа күрә югарырак күтәрелгән саен аның зурлыгы кими.

Барометр ярдәмендә билгеләнә һәм терекөмеш баганасы биеклеге (мм) яки гектопаскальләр (гПа) белән үлчәнә. Диңгез өсте тигезлегендә уртача атмосфера басымы 760 мм терекөмеш баганасы биеклегенә яки 1013,25 гПа гә тигез була, аны «гадәти» атмосфера басымы дип атыйлар. Синоптик карталарда диңгез тигезлегенә китерелгән атмосфера басымы күрсәтелә. Атмосфера басымының кискен үзгәрүе циклоннар һәм антициклоннар хәрәкәтенә бәйле.

Татарстан территориясендә иң зур уртача айлык атмосфера басымы кышкы айларда күзәтелә һәм ул көньяк-көнчыгышка таба арта бара; иң түбән басым – җәйге айларда һәм көнчыгышка таба кими. Елына уртача 190 көн югары һәм 170 көн түбән атмосфера басымы күзәтелә. Кайбер елларда, бигрәк тә кышкы айларда, басым зурлыгы күпьеллык күрсәткечләрдән шактый аерыла. Атмосфера басымының гадәттән тыш зурлыклары кышкы антициклоннарда 1055-1057 гПа һәм циклоннарда 951-955 гПа; җәен аерма азрак – 1020-1025 тән 965-970 гПа гә кадәр.

Атмосфера басымының тәүлеклек үзгәреше гадәттә зур түгел (берничә гПа), ләкин елның салкын яртысында һава массалары кискен алмашынганда аерма 20-25 гПа гә җитәргә мөмкин һәм бу хәл йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән интегүчеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.