Эчтәлек

1647–1651 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кулгукова исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерче алачыгы, галантерея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 240 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Биеш авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Яңа тормыш” колхозы, 1950 елдан – Жданов исемендәге колхоз, 1959 елдан – Горбунов исемендәге колхоз, 2003 елдан  “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 22 ир заты;
1859 елда – 122,
1897 елда – 183,
1908 елда – 197,
1920 елда – 254,
1926 елда – 173,
1938 елда – 135,
1949 елда – 69,
1958 елда – 100,
1970 елда – 94,
1979 елда – 77,
1989 елда – 39,
2002 елда – 32,
2010 елда – 24,
2015 елда – 34 кеше (татарлар).