Географик урыны

Чуаш Республикасы һәм Татарстанның Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Оешкан вакыты – 1930 елның 30 августы.

Район үзәге – шәһәр тибындагы Апас поселогы.

Мәйданы – 1047,5 кв.км.

2017 елга халык саны – 20 172 кеше.

Милли состав:

Торак пунктлар саны – 73.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Тәтеш өязе, 1920 –1927 елларда – ТАССРның Тәтеш, 1927–1930 елларда Буа кантонына керә.

Оешкан вакытында Апас районына 50 авыл советы, 49 414 кеше (татарлар – 39 641, руслар – 8664, башка халыклар – 1109) яшәгән 70 торак пункт керә.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда мәйданы – 946 кв.км, халкы – 41,8 мең кеше, 36 авыл советы, 67 торак пункт була.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Апас районы таркатыла, территориясе Буа һәм Тәтеш районнарына бирелә. 1964 елның 4 мартында Буа, Яшел Үзән, Тәтеш районнарының бер өлеше Апас районына кертелә һәм район яңадан торгызыла.

1966 елгы мәгълүматлар буенча, мәйданы – 2036 кв.км, халкы – 62,3 мең кеше, 30 авыл советы, 141 торак пункт исәпләнә.

1991 елның 19 апрелендә Апас районыннан Кайбыч районы бүленеп чыга.

2015 елга районның мәйданы 1047,5 кв.км тәшкил итә, халкы – 20 744 кеше (2002 елгы халык санын алу буенча – 23105 кеше, шул исәптән татарлар – 90,7%, руслар – 4,8%, чуашлар – 3,9%), шул исәптән шәһәр халкы – 5306, авыл халкы – 15438 кеше.

Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы 1 кв.км га 20,1 кеше.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 73 торак пункт керә, алар шәһәр җирлегенә һәм 21 авыл җирлегенә бүленгән: Апас шәһәр җирлеге (шәһәр тибындагы Апас поселогы, Иске Әнәле авылы); авыл җирлекләре:

  • Әлмәндәр (Әлмәндәр, Борнаш, Әҗем авыллары);
  • Бакырчы (Бакырчы, Тәүгелде авыллары);
  • Биеш (Биеш, Дәүләки авыллары, Каратун һәм Колчык поселоклары);
  • Олы Болгаер (Кече Болгаер һәм Олы Болгаер авыллары);
  • Зур Күккүз (Зур Күккүз, Шонгат, Ясаклы Барыш, Кече Күккүз авыллары);
  • Болын-Балыкчы (Болын-Балыкчы, Кормаш, Рус Ындырчысы авыллары);
  • Югары Акхуҗа (Югары Акхуҗа, Карамасар, Акхуҗа (Азбаба), Берләш, Полянский авыллары);
  • Югары Ындырчы (Югары Ындырчы, Себерче, Үтәмеш авыллары);
  • Дәвеш (Дәвеш, Колгына, Чирү авыллары);
  • Ишеево (Идрәс-Тинки (Тинкә-Идрәс), Ишеево, Дүртөйле, Марьино, Танай авыллары);
  • Каратун (Каратун тимер юл станциясе поселогы, Морзалар, Каратун ашлык кабул итү пункты поселогы, Свияжный авыллары);
  • Кызылтау (Кызылтау, Көлкәш, Чәтбаш авыллары);
  • Коштаулы (Коштаулы, Кара Борнаш авыллары, Килдураз тимер юл станциясе поселогы);
  • Сатмыш (Сатмыш, Кабык Күпер, Шыгай, Җиде Кизләү, Янгелде авыллары);
  • Урта Балтай (Урта Балтай, Югары Балтай, Кече Бакырчы, Түбән Балтай, Шәмәк авыллары);
  • Иске Йомралы (Иске Йомралы, Карабай, Татар Пүчинкәсе авыллары);
  • Табар Черкене (Табар Черкене, Төбәк Черкене, Пүчинкә-Енай авыллары);
  • Тутай (Тутай, Күкшем авыллары);
  • Чирмешән (Чирмешән, Аюкөйдергән, Багыш авыллары);
  • Чүри-Бураш (Чүри-Бураш, Танай-Турай авыллары);
  • Шәмбалыкчы (Ябалак, Түбән Биябаш, Урта Биябаш, Шәмбалыкчы авыллары).

Геологик төзелеше

Апас районы Казан-Киров бөгелешенең көньяк-көнбатыш өлешендә, көнбатыш өлеше – Токмово тектоник гөмбәзенең көнчыгыш авышлыгында урнашкан.

Пермь системасы утырмалары өстенлек итә. Субүләрләр Северодвинск ярусының чуар төсле балчык һәм мергельләреннән тора.

Зөя елгасы һәм аның кушылдыкларының үзәне соры мергельләр, известьташлар, доломитлар, Казан ярусының гипс катламнары белән капланган, алар неоген һәм плейстоценның комсу-балчыксыл җыелмасы токымнары белән түшәлгән. Районның көнбатыш өлешендә Зөянең сул кушылдыклары субүләрләрендә Юра системасының соры һәм куе-соры слюдасыман комлы-балчыклы катламнары таралган.

Елга үзәннәренең субүләрләре һәм сөзәклекләрендә төп токымнар элювиаль һәм делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфраклар рәвешендә дүртенчел утырмаларның калын катламы астына яшеренгән.

Файдалы казылмалар

Районда төзелеш ташы, кирпеч һәм цемент балчыклары, балчыклы туфраклар һәм комнар, торф һәм черек ләм чыганаклары бар.

Рельефы

Район рельефы 140–200 м биеклектәге түбәнге платоның уртача телгәләнгән денудацион тигезлектән гыйбарәт. 55 м лы иң кечкенә биеклеге Зөя елгасының межа (челлә) вакытындагы су тигезлегенә туры килә. Абсолют югары 228 м лы билгесе районның көньягында Зөя һәм Үләмә елгалары субүләрләрендә урнашкан.

Территория көньяктан төньякка агучы Зөя елгасы үзәне белән ике өлешкә бүленә: биек уңъяк яр буе (көнчыгыш) һәм сул яр буе (көнбатыш) субүләр калкулыклар. Елга үзәне симметриясез һәм тирән уелып кергән: уң битләве текә һәм биек, сул битләве сөзәк, тугайлы һәм тугай өсте террасалы.

Зөя елгасыннан көнбатышка таба рельеф тигез, 140–160 м биеклектә, Бола елгасы үзәненнән көньяктарак түбән тигезлек җәелә (биеклеге 80–100 м).

Районның көнчыгыш өлешендә ерымнар эрозиясе таралган. Моңа калкулыкларның төрле биеклектә булуы, авышлыкларның текәлеге, урманнарны бетерү һәм җиңел юыла торган балчыксыл токымнардан торган авышлыклар өслеген сөрү сәбәпче була.

Климаты

Районның климатына чагыштырмача дымлы һәм җылы җәй, салкынча һәм уртача карлы кыш хас. Уртача еллык һава температурасы +3,8 °С, гыйнвар –12°С (абсолют минимум –44°С), июль +19,4 °С (абсолют максимум +37°С).

Салкын булмаган вакыт озынлыгы уртача 144 көн.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 480 мм, җылы чорда 330 мм тәшкил итә.

Тотрыклы кар катламы ноябрьнең 2 нче декадасы ахырында барлыкка килә, апрельнең 1 нче декадасына кадәр дәвам итә. Кар катламының уртача биеклеге – 33 см (16–66 см).

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көнбатыш (21,9%) һәм көньяк-көнбатыш (16,7 %), кышын – көнбатыш (22,5 %) һәм көньяк-көнбатыш (19,2 %), җәен – көнбатыш (20,9%) һәм төньяк-көнбатыш (15,4%).

Су ресурслары

Район территориясе буенча ага торган елгаларның барысы да Зөя бассейнына керә (Татарстан Республикасындагы озынлыгы – 161 км, елга челтәренең тыгызлыгы – 0,28 км/кв.км, межа вакытындагы су чыгымы 13,7 куб.м/с).

Аның төп кушылдыклары – Үләмә (озынлыгы 72 км), Бола (32 км), кушылдыгы белән Чирмешән (28 км), Бөя (40 км), Коры Үләмә (46 км) кушылдыклары белән, платоны кечкенә субүләрләргә бүлеп, көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка агалар.

Зөянең сул яр буе тугаенда һәм Боланың түбән агымында тугай күлләре, Зөянең түбән террасасында карст-суффозия күлләре урашкан.

Туфрак

Районның туфрак капламы чуар. Соры һәм куе-соры урман туфраклары киң таралган (территориянең 54%). Бу туфракларның зур массивлары Чирмешән, Бәрле, Зөя һәм Үләмә, Коры Үләмә һәм Үләмә елгаларының субүләрләр битләүләрендә бар.

Зөянең сул яр буе һәм аның кушылдыклары субүләрләренең сөзәк битләүләрендә көлсуланган һәм селтесезләнгән уртача гумуслы кара туфрак формалашкан (территориянең 22%).

Үләмә елгасының уңьяк яр буе өслегенә известьле токымнар чыккан урында кәсле-карбонатлы типик һәм селтесезләнгән туфраклар. Елга тугайларында шактый зур мәйданны аллювиаль кәсле туендырылган карбонатлы туфраклар били.

Флора

Табигый үсемлекләр капламы бик нык үзгәргән. Урман участоклары районның төньягында Чирмешән һәм Бөя елгалары бассейннарының сул яр буенда, Үләмә һәм Табар елгалары арасында сакланган.

Башлыча юкә-имән һәм өрәңге-карама урманнары үсә. Югары террасаларның яхшы җылына торган битләүләрендә төрле урман-дала үләннәре үскән сәрдәле имәнлек бар.

Урман үсемлекләре үскән җирләрнең гомуми мәйданы 8,9 мең гектар тәшкил итә. Территориянең урманлылыгы – 8,5%.

Фауна

Хайваннар дөньясы төрле. Дымлы территорияләрдә яшәүче төрләр дә очрый: гади тритон, гади җир бакасы, очлы башлы һәм үлән бакалары, күлләр һәм елгаларда – буа һәм күл бакалары, торак пунктларга якын урыннарда – яшел гөберле бака, сөйрәлүчеләр арасында – тузбаш, җитез һәм тереләй тудыручы кәлтәләр.

Кошлар фаунасында киң яфраклы урманнар һәм урман-дала ландшафтларында яшәүчеләр өстенлек итә. ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләре бар: кәрлә каракош, кабер каракошы, тавышлы зур каракош, төн лачыны, урман күгәрчене, колаклы ябалак, озын койрыклы ябалак, соры ябалак, байгыш, яшел тукран; имезүчеләр: ак күкрәкле керпе, гади сукыр тычкан, гади көрәнтеш, куяннар – ак куян һәм үр куяны, гади тиен, гади кондыз, гади әрлән, ондатра, бүре, гади төлке, урман сусары, ләтчә, Америка чәшкесе, Европа бурсыгы, селәүсен, кабан дуңгызы, поши.

Саклана торган территорияләр

Аеруча саклаулы табигый территорияләрнең гомуми мәйданы 1275,9 гектар тәшкил итә (район территориясенең 1,3%). Аларга төбәк әһәмиятендәге

  • “Гран-Тау” – Чүри-Бураш урман-даласы (1991 елда бүлеп алына, мәйданы 115,7 гектар, Үләмә елгасының уңъяк яр буе сөзәклегендәге болын даласы участогы; монда үсемлекләрнең сирәк очрый торган төрләре үсә: каурый кылган, рус төймәбашы, йолдыз чәчәк, чын башмакчәчәк, кызыл серкәбаш, буяу сары буягы),
  • “Маршалл сәрдәнәсе үсә торган урын” (сирәк очрый торган үсемлекле киң яфраклы урман участоклары),
  • “Петр борылышы” (“Петров угол”) (Зөя елгасының уңъяк яр буендагы урман һәм болын ландшафтлары),
  • “Зөянең иске юлы” (“Старица Свияги”) (Зөя тугаенда күл – иске елга юлы комплексы) табигать истәлекләре керә.

Район территориясе буенча ага торган Зөя һәм Үләмә елгалары шулай ук табигать истәлеге булып санала.

Археология истәлекләре

Апас районы территориясендә төрле чорларга нисбәтле 120 дән артык археология истәлекләре табыла. Таш һәм бронза дәверләре истәлекләре бик күп.

Якынча 90 объект Урта гасырларның элгәреге чорына, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда дәверенә карый.

Икътисады

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарык асрау, кошчылык үсеш алган.

Авыл хуҗалыгының файдаланыла торган җирләре 80,4 мең гектар, шул исәптән сөрү җирләре – 71,9 мең гектар (2015 ел). Сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, карабодай, борчак игелә, шикәр чөгендере, бәрәңге үстерелә.

2015 елда районда 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе (“Свияга”, “Табар”, “Агроактив”, “Алга”, “Ибраһимов һәм К”, “Риф”, “Яңа юл”, Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, “Дружба”, “Агрозит”, “Радуга” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр) һәм 17 крәстиән-фермер хуҗалыгы эшли.

2001 елда – 30 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән дәүләт унитар предприятиесе, колхоз, 4 җитештерү кооперативы, ышанычлылык ширкәте, 10 крәстиән хуҗалыклары ассоциацияләре, 13 авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацияләре, ярдәмче хуҗалык.

“Ак Барс” холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыяте эре инвестор санала.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан, башлыча хәзерләү-эшкәртү комплексында эшлиләр. “Каратун икмәк кабул итү предприятиесе” акционерлык җәмгыяте иң эре эшкәртү предприятиесе.

Урман хуҗалыгы бар, Зөя елгасында балык питомнигы эшли.

Юллар

Район территориясеннән Ульянов – Зөя тимер юлы (Казан – Волгоград), Казан –Ульянов автомобиль юлы уза.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 2015 елда районда 22 гомуми белем бирү мәктәбе (шул исәптән 5 башлангыч, 9 тулы булмаган урта, 13 урта), аграр көллият, 37 мәктәпкәчә балалар учреждениесе эшли.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре бар: 2 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ике филиалы булган балалар сәнгать мәктәбе, “Сәләт” балалар иҗаты үзәге, ел дәвамында эшли торган “Свияга” балалар сәламәтләндерү үзәге.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендәге учреждениеләр: район Мәдәният йортлары, 25 авыл мәдәният йорты, 35 авыл клубы, 29 китапханә, 4 музей:

  • Апас төбәк тарихы музее,
  • композитор Сара Садыйкова (Тутай авылында),
  • җырчылар Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева (Шәмбалыкчы авылында),
  • шагыйрь Шәүкәт Галиев (Бакырчы авылында) музейлары.

Апас төбәк тарихы музее Мәдәният йорты каршында 1991 елда ачыла (оештыручысы – М.У.Усманова; 2005 елдан аерым бинада). Музейда 9 меңнән артык саклау берәмлеге бар, экспозиция археологиягә, палеонтологиягә, этнографиягә, төбәкне өйрәнүгә багышланган. Музейда Җ.Вәлидинең (1887–1932) 1930 елда мәдрәсәгә бүләк иткән шкаф-буфеты саклана.

“Сәләт” балалар иҗаты үзәге (2008 елдан) каршында 2011 елда А.Г.Хәмидуллин башлангычы белән Сугышчан дан музее ачыла.

Районда күп төрле үзешчән халык иҗаты клублары эшли, шуларның өчесе “халык” исемен алган:

  • Апаста театр (1940 елдан, 1971 елда “халык” исемен ала; җитәкчесе – Л.Н.Садыкова),
  • Борнаш авылында “Йолдызлар” театры (1950 еллардан, 1987 елда “халык” исемен ала; җитәкчесе – Г.К.Зәйнуллина),
  • Апаста “Микродиск” киностудиясе (1970 еллардан, 1978 елда “халык” исемен ала; җитәкчесе – Р.В.Зиннәтуллин).

Апас районында 51 мәчет, 3 чиркәү, 2 кәшәнә эшли.

1932 елдан татарча “Йолдыз”, русча “Звезда” газетасы (беренче исеме – “Комбайн”, 1965 елдан хәзерге исемдә) нәшер ителә.

Шулай ук район территориясендә “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе эшли (2008 елдан).

Сәламәтлек саклау системасы

Сәламәтлек саклау системасында район үзәк хастаханәсе, 2 дәвалау амбулаториясе, поликлиника, 6 даруханә, 57 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Спорт тормышы

Районның спорт инфраструктурасы 97 спорт корылмасын үз эченә ала, шуларның иң әһәмиятлеләре: “Алтын алка” боз сарае (2012 елдан), “Дулкын” бассейны (2011 елдан) – Апаста урнашкан, шулай ук районда 17 универсаль спорт мәйданчыгы, 19 спорт залы, 8 тир, 7 хоккей мәйданчыгы, 12 футбол кыры бар.

Танылган кешеләре

Апас районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы Геройлары Р.А.Абзалов, Д.И.Горбунов, С.Х.Кәримов;
  • Хезмәт Батыры М.Т.Мөштәриев,
  • Социалистик Хезмәт Геройлары А.Г.Вахитов, Г.С.Галиев, М.С.Кәлимуллина, Ә.М.Маликова, С.П.Никитин, В.Г.Садовников (ике тапкыр);
  • Дан орденының тулы кавалеры И.Н.Насыйбуллин,
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры В.И.Аверьянов;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре Б.Вәлиева, Ш.В.Вәлиев, Җ.Вәлиди, М.Х.Гайнуллин, В.С. Комиссаров, Ф.Насретдинов, В.Г.Сәйхунов, Ф.А.Сәләхов, Г.Т.Таһирҗанов, И.З.Төхфәтуллина, Ф.Н.Фәсхетдинова, А.Н.Фәттах, А.Х.Хәйруллина;
  • язучылар Ш.Галиев, С.Җәләл, Г.Х.Хуҗиев;
  • дәүләт эшлеклеләре С.Х.Вәлиев, Г.Г.Галиев, Ш.Х.Гафаров, М.Г.Зиннуров, Г.М.Мусин, Я.Н.Насыйбуллин, Р.И.Сәләхов.

Тормышлары һәм эшчәнлекләре Апас районы белән бәйле шәхесләр:

  • партия хезмәткәрләре Г.К.Габдулкадыйров (1969–1981 елларда КПССның Апас район комитеты 1 нче секретаре) һәм Ш.Ә.Әхтәмов (1952–1957 елларда КПССның Апас район комитеты 1 нче секретаре);
  • техник фәннәр докторы Л.Г.Наумов (1987–1990 елларда Апас район башкарма комитеты рәисе);
  • Социалистик Хезмәт Герое Б.Г.Гарифуллин (1958–1962 елларда Апас районының В.В.Куйбышев исемендәге колхозында эшли);
  • административ-хуҗалык эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ә.К.Садретдинов (1981–1987 елларда – “Сельхозхимия” берләшмәсе, 1987–1991 елларда – Апас районы кулланучылар җәмгыяте, 1992–1998 елларда халык депутатларының Апас район советы рәисе, Апас районы хакимияте башлыгы);
  • журналист А.Г.Сункишев – “Апас тарих-төбәкне өйрәнү энциклопедиясе” (2013–2014, 1–3 томнар) авторы;
  • РСФСР Югары мәхкәмәсе рәисе А.К.Орлов (1923–1999).

Районның халык хуҗалыгы үсешенә РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Ракета” колхозы рәисе (1957 –1988 елларда) Г.Ә.Рәхимов (1925 –1997) һәм ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, В.Куйбышев исемендәге алдынгы колхоз рәисе (1968–1988 елларда) Ш.Ф.Фатыхов (1927–1988) зур өлеш кертә.