Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә (Казаннан 109 км), Казан – Ульянов автомобиль юлы буенда, Каратун тимер юл станциясеннән (Ульянов – Зөя линииясе) 11 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

1920 елга кадәр Апас Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинский-Шонгаты волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан Апас районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Тәтеш районында, 1964 елның 4 мартыннан яңадан район үзәге.

Хәзер Апас шәһәр җирлеге үзәге.

Халык саны

1782 елда – 177 ир заты;
1859 елда – 958,
1897 елда – 1812,
1908 елда – 2085,
1920 елда – 2316,
1926 елда – 1916,
1938 елда – 1902,
1949 елда – 1685,
1958 елда – 1759,
1970 елда – 2345,
1979 елда – 3261,
1989 елда – 3814,
2002 елда – 4566,
2010 елда – 5145,
2015 елда – 5306 кеше (татарлар – 89,2%, руслар – 7,6%, чуашлар – 3%).

Тарихы

Апасның нигезләнү тарихына карата бердәм фикер юк.

Беренче версия буенча шәһәр тибындагы поселокка XVII йөздә Зөя елгасына якын күл буендагы, талаучылар һөҗүм итеп яндырылган авылдан күченүчеләр нигез сала (күченүчеләрнең өлкәне Габбас – Аббас – Аппас – Апас була).

Икенче версия буенча Апас Иске Әнәле авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә һәм 1647 елдан Кече Әнәле исемендә мәгълүм.

Хәзерге Апас җирлегенә халык шактый элегрәк урнашкан дип фаразлана. “Олы” Апас дүрт торак пунктны берләштерү нәтиҗәсендә оеша. Шуларның берсе, Колсәет авылы, XIX йөз ахырына кадәр үзенең исемен һәм мөстәкыйльлеген саклый. XX йөз башында Апас барлык рәсми документларда “Аерылып чыккан Колсәет авыллы Апас” буларак искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. 1898 елгы мәгълүматлар буенча халкы игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә, шулай ук тимерчелек, кургаш йөгертү, балта эше, кәсепчелеге, урман кисү тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, Апаста мәчет була.

XX йөз башында монда 3 мәчет, 2 ярма ярдыру, су һәм 3 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, май язу йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3422,7 дисәтинә тәшкил итә.

1929–1930 елларда – Апас “Ирештек” авыл хуҗалыгы артеле, 1930–1951 елларда – “Красноармеец” колхозы, 1951–1970 елларда – “Ватан” колхозы, 1971–1994 елларда “Спартак” колхозы составына керә, 1994 елдан авыл хуҗалыгының файдаланыла торган җирләре “Гран” һәм “Табар” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә тапшырыла.

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык, 1935 елда урта мәктәп (2004 елдан күп профильле мәктәп эчендә профильләшә торган, соңрак аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган) итеп үзгәртелә.

1999 елда мәктәп тарихы музее ачыла.

1975 елда СПТУ-92 ачыла, 1991 елда – 92 нче һөнәри училище, 2005 елда – һөнәри лицей, 2014 елда аграр көллият итеп үзгәртелә.

1967 елда Балалар музыка мәктәбе ачыла, 1998 елда Балалар сәнгать мәктәбе итеп үзгәртелә.

Бүгенге Апас

Апаста:

  • үзәк район хастаханәсе,
  • “Тулпар” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2000 елдан),
  • “Алтын алка” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2012 елдан),
  • “Сәләт” балалар иҗаты үзәге (1960–1995 елларда – Пионерлар һәм укучылар йорты),
  • Мәдәният йорты,
  • 2 китапханә,
  • район төбәк тарихы музее (1991 елдан),
  • Сугышчан дан музее (2011 елдан),
  • “Алтын алка” боз сарае (2012 елдан),
  • “Дулкын” бассейны (2013 елдан),
  • “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе (2008 елдан),
  • халык театры (1940 елдан),
  • 3 мәчет (1989, 2001, 2012 еллардан),
  • икмәк комбинаты,
  • сөт комбинаты,
  • ит комбинаты,
  • кирпеч заводы,
  • авыл хуҗалыгы предприятиесе,
  • ветеринария станциясе,
  • типография эшли;
  • татарча “Йолдыз”, русча “Звезда” газетасы (1932–1962 елларда “Комбайн” һәм “Бригадир” исеме белән чыга) нәшер ителә.

Һәйкәлләр

2015–2016 елларда Апаста җырчы һәм композитор Сара Садыйкова, халык шагыйре Ш.Галиев, контр-адмирал И.Золин, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Ф.Насретдинов, РСФСР Югары мәхкәмәсе рәисе А.К.Орлов (балачагы Югары Балтай авылында уза) бюстлары ачыла.

2000 елда “Ана” һәйкәле куела (авторы – Ф.Фәсхетдинов), 2007 елда һәйкәл җирлегендә республика һәм район үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларның исемнәре мәңгеләштерелә.

1985 елда Фашизмны җиңүгә 40 ел тулуга багышланган мемориал (скульпторы – В.М.Васильев) ачыла.

2010 елда аның территориясендә Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Геройлар аллеясы” комплексы (проектның авторы – Апас районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин) булдырыла. Мрамор стена икегә бүленгән: “Алар Ватан өчен һәлак булдылар” һәм “Алар җиңеп кайттылар”. Анда Бөек Ватан сугышы кырларында көрәшкән 11 меңнән артык якташларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Алгы планда алты Советлар Союзы Героеның бюсты урнаштырылган: Р.Абзалов, Д.Горбунов, С.Каримов, А.Кошкин, М.Кузьмин, И.Фёдоров.

Аерым ике стена Әфган һәм Чечен сугышлары геройларына багышланган. Монда кайнар нокталарда һәлак булган хәрби хезмәткәрләр хөрмәтенә истәлек такталары урнаштырылган.

Тарихи-мәдәни мирас объектлары

Апаста тарихи-мәдәни мирас объекты сакланган: сәүдәгәр Кадыйр Латыйповның ике катлы таш йорты (XX йөз башы); механик тегермән бинасы.

Апас тирәсендә археологик истәлекләр табыла: шәһәр тибындагы поселоктан төньяктарак – Апас шәһәрлеге (имәнкискә культурасы, V–VII йөзләр); көнчыгыштарак – Апас авыллыгы (болгар-монгол чоры).

Күренекле кешеләре

Апасның күренекле кешеләре:

М.Г.Әхмәдиев (1939 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, профессор;

Җ.Вәлиди (1887–1932) – тел белгече, тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе;

И.И.Габдрахманов (1967 елда туган) – ТРның халык артисты;

А.Г.Галиев (1937 елда туган) – техник фәннәр докторы;

А.М.Ганиев (1945–2010) – икътисад фәннәре кандидаты, профессор;

Ш.Х.Гафаров (1969 елда туган) – административ-хуҗалык эшлеклесе, ТР Премьер-министры урынбасары (2010 елдан);

С.Җәләл (1891–1943) – язучы, тәрҗемәче;

М.Г.Ибраһимов (1943 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Ш.Мостаев (1949 елда туган) – генерал-майор, социология фәннәре кандидаты, ТРның хәрби комиссары (1988–2006);

Н.Б.Тарасова (1957 елда туган) – радиобиолог, биология фәннәре докторы.