Эчтәлек

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Равил Тумашев. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1923 елның 21 апреле, Төркестан ССР, Семипалатинск шәһәре — 2016 елның 2 гыйнвары, Казан.

1952 елда Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын (А.Д.Попов, М.О.Кнебель курсы) тәмамлый.

1962 елга кадәр Татар академия театрында эшли. Тумашев куйган «Тынгысыз картлык» («Беспокойная старость», Л.Н.Рахманов, 1953), «Отелло» (У.Шекспир, 1953), «Анджело» (В.Гюго, 1954), «Баҗалар» (И.Абдуллин, 1954), «Мәхәббәт хикәясе» (Н.Хикмәт, 1955), «Аҗаган» (К.Шамил, 1956), «Урал суы буенда» (М.Фәйзи, 1958), «Мәңгелек каләм» («Вечное перо», И.В.Шток, 1959), «Рабурден варислары» («Наследники Рабурдена», Э.Золя, 1959), «Җиз кыңгырау» (А.Гыйләҗев, 1960) һәм башка спектакльләр режиссер җиткерергә теләгән фикерләрнең аныклыгы һәм төгәллеге, актерлар уенының психологик нечкәлекләре белән аерылып торалар.

1963–1985 елларда Татар республика күчмә театрының баш режиссеры. Тәүге спектакльләре: «Тынгысыз йөрәк» («Палата», С.И.Алешин), «Көлкеле хәл» («Забавный случай», К.Гольдони), «Минем бичара Маратым» («Мой бедный Марат», А.Н.Арбузов), «Чит кеше баласы» («Чужой ребенок», В.В.Шкваркин), «Мещаннар» («Мещане», М.Горький; барысы да 1963–67).

1964 елдан яшь татар драматурглары белән актив эшли башлый, аларның пьесаларын татар театры сәхнәсенә чыгара. А.Гыйләҗевнең «Кара күзле кызлар» (1964), «Шомырт чәчәк атканда» (1968), Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» (1968), «Йөрәк янар өчен бирелгән» (1970), «Уйланыр чак» (1972), И.Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый» (1970) пьесаларын сәхнәләштерә. «Үзебез сайлаган язмыш», «Ак тәүбә, кара тәүбә» (Т.Миңнуллин пьесалары буенча; 1973, 1976), «Сары чәчәк ата көнбагыш», «Ефәк баулы былбыл кош» (А.Гыйләҗев пьесалары буенча; 1974, 1982), «Сандугачлар килгән безгә», «Кыр казлары артыннан» (И.Юзеев пьесалары буенча; 1974, 1976) спектакльләре татар театры репертуарын нигездән яңарткан әһәмиятле вакыйгалар буларак кабул ителәләр.

Тумашевның иҗат ысулына актерлар белән тирәнтен эш алып бару, әзерлек вакытында өстәмә белемнәр, мөһим күрсәтмәләр бирү, актерларның профессиональ осталыкларын даими рәвештә камилләштерү хас.

Татар республика күчмә театрында ул шактый актерлар тәрбияли, алар арасында Ә.Галиуллин, Х.Мәхмүтов, И.Мәхмүтова, Н.Сафин, З.Досаева, М.Җаббаров һәм башкалар бар.

Тумашев бер үк вакытта, 1970–1989 елларда, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләге лауреаты (1976).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Кызыл Йолдыз ордены, «Казанышлар өчен көмеш хач» Польша ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002.

Автор Д.Ә.Гыймранова