Көрән күмер катламында җиңелчә күмерләшкән агач (башлыча ылыслы агачлар), үзенең үсемлек тукымасы төзелешен саклаган һәм тышкы рәвеше белән үзгәрмәгән агачка охшаш.

Аз черегән һәм күп агач калдыклары тупланган көрән күмерне дә лигнит дип атыйлар (лигнит күмере).

Татарстанда лигнит неоген чорындагы «Б» маркалы көрән күмердә бар.

Буклы елгасы (Тукай районы Чыршылы авылы), Талкыш елгасы бассейнында (Чистай районы Иске Ромашкино авылы) очрый. Лигнитта (көлендә) сәнәгый чыгышы 500 г/т булган германий барлыгы ачыклана.