Эчтәлек

Атамасы Лаеш районы Имәнкискә авылы янындагы шәһәрлектән алынган.

Археологик культура сыйфатында 1956 елда В.Ф.Генинг тарафыннан бүлеп чыгарыла.

Имәнкискә комплексы составына керә. Имәнкискә культурасы истәлекләре XIX йөзнең икенче яртысыннан өйрәнелә (Н.Ф.Толмачёв, А.Н.Стоянов, В.Ф.Смолин, Н.Ф.Калинин, П.Д.Степанов, В.Ф.Генинг, А.Х.Халиков, П.Н.Старостин, Е.П.Казаков һ.б.).

ХХI йөз башына Имәнкискә культурасының 500 истәлеге ачыкланган, шуларның 400 гә якыны Татарстан территориясендә; араларында иң танылганнары – Имәнкискә авылы һәм Спас районың Балымер авылы янындагы шәһәрлекләр.

Имәнкискә культурасы истәлекләре 2 шәр шәһәрлектән, 6–7 авыллыктан һәм каберләрдән гыйбарәт төркемнәрне тәшкил итә. Фаразлар буенча, Имәнкискә культурасы балт кабиләләре тарафыннан калдырылган.

Имәнкискә культурасы халкы, башлыча, игенчелек, терлекчелек, аучылык, шулай ук балыкчылык (кырпы, мәрсин һ.б. тоту) белән шөгыльләнгән.

Авыллыкларда җир сөрү коралларының тимер очлыклары, ураклар, чалгылар, кул тегермәне ташлары, бөртекле ашлык (арыш, бодай, тары, карабодай, борчак, ясмык һ.б. авыл хуҗалыгы культуралары) калдыклары, шулай ук терлекләр (ат, сыер, сарык, дуңгызлар һ.б.) һәм кыргый хайваннар (поши, аю, кабаннар һ.б.) сөякләре табыла.

Тимер (корыч) эшкәртү һәм инструментлар ясау (балта, өтерге, кыргыч, без, тишкеч, игәү, келәщәләр һ.б.) үсеш алган. Кайбер торулыкларда бакыр эретү эзләре (металл коелмалары, җитештерелгән әйберләр һ.б.) табыла.

Имәнкискә кабиләләре сөяк эшкәрткәннәр, тукыма тукый белгәннәр, балчыктан (башлыча, эре бөртекле чуер кушып, кулдан әвәләп) яссы төпле бизәлмәгән чүлмәкләр ясаганнар (савыт-сабаны һөнәрче түгәрәгендә ясау эзләре ачыкланды).

Имәнкискә культурасы халкы зур авылларда, башлыча, ярымземлянкаларда яшәгән. Шәһәрләр, гадәттә, болыннар өстендә калкып торган биек урыннарда төзелгән, алар агач диварлар куелган балчык өемнәре һәм чокырлар белән әйләндереп алынган.

Археологик казу эшләре вакытында беркадәр җиргә казылып салынган квадрат тораклар, шулай ук хуҗалык һәм торак өлешләренә бүленгән озынча зур агач йортлар калдыклары ачыла. Торулыкларда хуҗалык чокырлары, металл эретү мичләре, бакыр кою остаханәләре калдыклары табыла.

500 дән артык кабер тикшерелгән. Мәетләр, кагыйдә буларак, киендерелгән килеш яндырылган, аларның калдыклары белән бергә азык-төлек салынган савыт-саба кечерәк чокырларга күмелгән. Башлары белән төньякка юнәлдерелгән, яндырылмаган мәетләр җирләнгән каберләр дә очрый. Аларда эш һәм сугыш кораллары, ат дирбияләре, балчык савыт-саба, кием-салым, бизәнү әйберләре, атларның баш сөякләре табыла. Бу каберләр Имәнкискә кабиләләренә Турбаслы культурасының йогынтысы булуын күрсәтә.

Әдәбият

Старостин П.Н. Памятники именьковской культуры // Свод археологических источников. 1967. Вып. 32.

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981.

Казаков Е.П. К вопросу о турбаслинско-именьковских памятниках Закамья // Культуры евразийских степей второй половины I тысячелетия н. э. Самара, 1996.

Автор – П.Н.Старостин