Биографиясе

1924 елның 10 мае, Алтай крае Подсосново авылы – 1993 елның 30 октябре, Киев.

В.Ф.Генинг Пермь университетын тәмамлый (1952).

1951–1954 елларда Пермь өлкә музее археологик экспедициясе башлыгы, 1954 елдан Удмурт археологик экспедициясе җитәкчесе.

1955 елдан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1960–1974 елларда Урал институтында эшли (Свердловск шәһәре), бер үк вакытта Урал археология экспедициясе җитәкчесе.

1974–1986 елларда Украина ССР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры урынбасары; археология теориясе һәм методикасы бүлегенә нигез салучыларның, аның җитәкчеләренең берсе.

В.Ф.Генинг – Идел-Урал төбәге һәм Көнбатыш Себер халыкларының килеп чыгышы, борынгы тарихы һәм мәдәниятенә караган тикшеренүләр алып барган күренекле галим. Ул Азелино, Имәнкискә, Ломоватово, Кушнаренко культураларын аерып чыгара.

Эшчәнлегенең Казан белән бәйле чорында Турай каберлегендә, Лаеш районы Рождествено авылы янындагы Имәнкискә культурасы истәлекләрендә һәм Олы Тархан каберлегендә археологик казу эшләре алып бара.

Хезмәтләре Чулман буе һәм Урал төбәгенең борынгы тарихына, археологиясенә, археологик теориясе һәм методикасына, борынгы дәверләрдә барган этник процессларны тикшерүгә карый.

Хезмәтләре

Археологические памятники у села Рождествено. Казань, 1962 (автордаш).

Азелинская культура III–V вв. Очерки истории Вятского края в эпоху Великого переселения народов // Вопросы археологии Урала. Свердловск – Ижевск, 1963. Вып. 5.

Ранние болгары на Волге. М., 1964 (автордаш).

Объект и предмет науки в археологии. Киев, 1983.

Этническая история Западного Приуралья на рубеже нашей эры. Пьяноборская эпоха III в. до н. э. – II в. н. э. М., 1988.

Древняя керамика: методы и программы исследования в археологии. Киев, 1992.

Автор – Е.П.Казаков