1927 елның 14 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.

Үзәге — Лаеш шәһәре.

Мәйданы — 2169,5 кв.км. Халкы 2017 елда — 41308 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар — 56,4%, татарлар — 40,9%, чуашлар — 1,2%).

Район 69 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 8 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Очлык хасил итүче көмеш дулкыннар өстендә сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә — ишкәксез һәм җилкәнсез, мачтасы вымпеллы, төялгән ябулы алтын каек, аның астында бер-берсенә караган ике җете кызыл (кызыл) балык».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез булмаган ике — зәңгәр (тукыма киңлегенең 7/10 өлеше) һәм ак буйларга бүленгән туры почмаклы тукыма; уртада — йөзеп баручы сары каек, аның астында — берсе икенчесенә караган кызыл төстәге ике балык».

Символика нигезләмәсе

Лаеш районы гербы Казан губернасы Лаеш өяз шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән. Югарыда 1781 елның 18 октябрендә (иске стиль белән) расланган тарихи гербның тасвирламасында болай диелә: «Калканның югары өлешендә Казан гербы. Түбәнге өлешендә, зәңгәр җирлектә, струг дип аталучы кузгалырга әзерләнгән зур каек сурәте, чөнки бу шәһәрдә иң мөһим пристань урнашкан». Район чикләренең күпчелек өлеше хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычы ярлары буенча уза, биредә Мишә һәм Бырыс елгалары да ага. Балык — традицион рәвештә зирәклек һәм муллык билгесе, ике балык сурәте район гербын шәһәр гербыннан аерырга мөмкинлек бирә. Очлыктагы ике балык — районда элек-электән үсеш алган балыкчылыкны белдерә. Алтын төс — уңыш, муллык тотрыклылык, абруй һәм акыл; көмеш — сафлык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; җете кызыл — хезмәт, кыюлык, көч, мәхәббәт һәм матурлык; сыек зәңгәр — намус, зыялылык, рухи омтылышлар символы. Гербтагы зәңгәр төс шулай ук Куйбышев сусаклагычының су киңлекләрен аңлата.

Авторлар коллективы

 Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).