Биографиясе

1933 елның 28 мае, Үзбәкстан ССРның Хива шәһәре — 2011 елның 17 сентябре, Мәскәү.

Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1956), СССР ФАнең нефть институтында эшли.

1963 елдан Новосибирск университетында укыта.

1983 елдан СССР ФАнең Минералогия музеенда (Мәскәү), 1988 елдан Геохимия һәм аналитик химия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре геологиягә, фән тарихына карый.

Яншина Көнбатыш Себер нефть ятмаларының һәм Ленинград өлкәсе дүртенчел чор утырмаларының яту үзенчәлекләрен ачыклый.

В.И.Вернадский һәм А.Л.Яншин хезмәтләренең библиографиясен төзи, аларның эшчәнлегенә бәя бирә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Эволюция взглядов В.И.Вернадского на биосферу и развитие учения о ноосфере. М., 1996; 

А.Л.Яншин: Из неопубликованного. М., 2003.