Эчтәлек

Атмосфера турындагы геофизика фәне — метеорология белән тыгыз бәйләнештә булуы белән бергә, климатология — шул ук вакытта география фәне дә (физик география бүлеге), чөнки климат — географик мохит компонентларының берсе. Климатология бүлекләре — гомуми климатология, климатография, палеоклиматология, климат теориясе, аэроклиматология (ирекле атмосфера климаты). Климатологиянең гамәли тармаклары — биоклиматология, агроклиматология, медицина климатологиясе һ.б.

Климат һәм аның закончалыклары турында башлангыч белем Борынгы Грециядә (Гиппарх) барлыкка килә. XVII–XVII йөзләрдә инструменталь метеорологик күзәтүләр базасында климатны беренче тасвирлаулар башлана. Россиядә планлы рәвештә климатологик тикшеренүләр император Николай I фәрманы буенча 1849 елда ачылган Баш физика обсерваториясендә (оештыру инициаторы һәм беренче директоры А.Я.Купфер) үткәрелә башлый.

Климат мәсьәләләренә Казан метеорология фәнни мәктәбе зур игътибар бирә. Казан университетының Метеорология обсерваториясе директоры Ф.К.Броннерның «Казанские известия» (1815, №35–36) газетасында басылган «1814 елда Казанда метеорологик күзәтүләр нәтиҗәләре» («Следствия из метеорологических наблюдений в Казани 1814 года») мәкаләсе — климатология буенча беренче фәнни хезмәт. Анда төрле метеорологик зурлыкларның уртача һәм экстремаль күрсәткечләре китерелә һәм анализлана, кайбер Европа шәһәрләренең климат шартлары белән чагыштыру бирелә.

1825 елда Антарктида экспедициясендә (1819–1821) катнашучы И.М.Симоновның «Көньяк һәм Төньяк ярымшарларда температуралар аермасы турында» («О разности температуры в Южном и Северном полушариях») мәкаләсе басыла, ул исә, ихтимал, Россиядә әлеге теманы яктырткан беренче мәкалә була. 1829 елда «Казанский вестник» журналында Н.И.Лобачевский искәрмәләре белән А.Я.Купферның «Көнчыгыш Россиянең кайбер урыннарында һава һәм туфракның уртача температурасы турында» («О средней температуре воздуха и почвы в некоторых местах Восточной России») мәкаләсе дөнья күрә.

Метеорологик күзәтүләр үсешендә һәм аларны берләштерүдә Э.А.Кнорр зур роль уйный. Аерым алганда, ул Мәскәү климатының Казан климаты кадәр кырыс түгеллеген билгели, һава торышын һәм климатны өйрәнүнең кешелеккә зур файда китерүен күрсәтә.

XIX–XX йөзләрнең беренче яртысында климат тикшеренүләре үсешенә А.С.Савельев, И.Н.Смирнов, И.А.Картиковский, П.Д.Кушников, О.А.Дроздов, П.Т.Смоляков һ.б. өлеш кертә.

XX йөзнең 2 нче яртысында Урта Идел буе (Н.В.Колобов, Е.Д.Федотова), Татарстан (Р.И.Гомәрова, Р.Ш.Иманаева, В.М.Степанова, А.И.Мишкарёв һ.б.), Казан климатын өйрәнүләр бөтен яклап алып барыла. Төньяк ярымшарның тропиктан тыш киңлекләрендә энергетика һәм циркуляция процессларының климат үзенчәлекләре өйрәнелә (Н.В.Колобов, Ю.П.Переведенцев, Р.Р.Хәйруллин, Э.П.Наумов, В.Д.Тудрий, В.В.Гурьянов). 1990 елларда авторлар коллективы (Ю.П.Переведенцев, М.А.Верещагин, Э.П.Наумов, К.М.Шанталинский) тарафыннан соңгы 150 елда төрле гелиогеофизик факторлар йогынтысында климатның глобаль һәм региональ үзгәрешләрен өйрәнү буенча яңа нәтиҗәләр алына. Төньяк ярымшар тропосферасында һәм, гомумән, Җирдә климатның төп параметрлары режимында фәза-вакыт закончалыклары ачыклана.

Әдәбият

Климатология. Л., 1989;

Современные глобальные и региональные изменения окружающей среды и климата. К., 1999;

Переведенцев Ю.П. Метеорология в Казанском университете: становление, развитие, основные достижения. К., 2001.