Тарихы

Авыл 1652 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1884 елда мәдрәсә ачыла. ХХ йөз башында авылда 3 мәчет, 3 мәдрәсә, тегермән, 11 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1763,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Кырык Садак авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Азат» колхозы оештырыла, 1951 елда – «Новая жизнь» колхозы (Рус Кырык Садагы авылы), 1958 елда – берләштерелгән «Дружба» колхозы, 1969 елда – берләштерелгән «Заря» колхозы составына керә. 2004–2013 елларда «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 1975–2000 елларда авылда кирпеч заводы эшли.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли. Кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта (1989 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1975 елда яңа бина төзелә), китапханә, балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты,  мәчет бар (1991 елдан).

Күренекле кешеләре

Г.К.Габделкадыйров (1934–2011) – партия, хакимият-хуҗалык, профсоюз хезмәткәре, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

А.М.Бикчәнтәев (1960 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы;

С.Ш.Җамалиев (1921–2010) – икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Д.Г.Ишмөхәммәтова (1941 елда туган) – биохимик, биология фәннәре докторы;

А.М.Сабиров (1965 елда туган) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;

А.К.Фәсхетдинов (1942 елда туган) – ТРның атказанган мәктәп укытучысы, РФнең халык укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы;

Г.Н.Хәйруллов (1935 елда туган) – РСФСРның атказанган юл төзүчесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСР һәм СССР мәгарифе отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы (икеләтә) ордены, Ленин ордены, «Почёт билгесе», Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, Буа районы хакимияте башлыгы (1992–1999 елларда);

М.Н.Хәйруллов (1938 елда туган) – ТАССРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Почёт билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

И.Ш.Шәмсетдинов (1934–2002) – ТАССРның, РСФСРның атказанган агрономы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Ш.Н.Шәмсетдинов (1910–1983) – укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы;

Д.Ш.Шәмсетдинова (1949 елда туган) – укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.

Халык саны

1859 елда – 596,
1897 елда – 927,
1910 елда – 1297,
1920 елда – 1331,
1926 елда – 1370,
1938 елда – 1401,
1949 елда – 1330,
1958 елда – 1001,
1970 елда – 937,
1979 елда – 819,
1989 елда – 610,
2002 елда – 533,
2010 елда – 528,
2015 елда – 482 кеше (татарлар).