Башкаласы — Казан шәһәре.

РСФСР составында БҮБК һәм РСФСР ХКСның «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасын төзү турында» 1920 ел 27 май Декреты нигезендә барлыкка килә. 1920 ел дан — Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР), 1990 елның 30 августыннан — Татарстан Совет Социалистик Республикасы (ТССР), 1992 елның 7 февраленнән — Татарстан Республикасы (ТР). Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә, Идел елгасының урта агымында һәм Кама елгасының түбән агымында урнашкан. Мәйданы — 67,8 мең км2. 2017 ел башына халык саны — 3885253 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, татарлар 52,9%, руслар — 39,5%, чуашлар — 3,4%). Административ яктан ТР 43 районга һәм 2 шәһәр округына бүленә. Татарстан Республикасының статусы РФ (1993) һәм ТР (1992) Конституцияләре, РФ һәм ТР арасында «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Шартнамәләр (1994, 2007) белән билгеләнә. ТР да иң югары вазифаи зат — Президент — башкарма хакимият органнары системасына җитәкчелек итә (беренче Президент — М.Ш. Шәймиев (1991–2010 еллар); 2010 елның мартыннан — Р.Н. Миңнеханов). Иң югары вәкиллекле һәм закон чыгаручы орган — ТР Дәүләт Советы. Башкарма хакимиятне хөкүмәт — ТР Министрлар Кабинеты гамәлгә ашыра. Суд системасын ТР Югары суды, ТР Арбитраж суды, район һәм җәмәгать судлары тәшкил итә. Рәсми билгеләр: ТР Дәүләт гербы, ТР Дәүләт флагы, ТР Дәүләт гимны. Дәүләт телләре — татар һәм рус телләре.

ТР РФ дә икътисади яктан югары үсешкә ирешкән субъектлардан исәпләнә, табигый нефть һәм төзелеш ресурсларына, куәтле диверсификацияләштерелгән җитештерү базасына, үсештәге сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм социаль мәдәни инфраструктурага, югары фәнни, мәдәни һәм технологик потенциалга, квалификацияле эшче көчкә ия. Сәнәгатьнең нигезе нефть-газ-химия комплексыннан гыйбарәт; транспорт машиналары төзү, самолётлар төзү, вертолётлар төзү, суднолар төзү, приборлар төзү, сәнәгать өчен җиһазлар җитештерү, азык-төлек сәнәгате нык үсеш алган; җиңел сәнәгать, целлюлоза-кәгазь һәм агач эшкәртү өлкәләрендә, төзелеш материаллары җитештерү буенча күп кенә эре предприятиеләр эшләп килә. Республика икътисадының иң мөһим өлкәсен авыл хуҗалыгы тәшкил итә, ул бөртекле ашлык хуҗалыгына, бәрәңге үстерүгә, яшелчәчелеккә, чөгендер игүгә, терлек азыгы җитештерүгә нигезләнә. Терлекчелекнең нигезе ит һәм сөт җитештерү өчен терлекләр асрауга һәм кошчылыкка корылган, шулай ук атлар үрчетү, сарыкчылык, дуңгызчылык, умартачылык, җәнлек үрчетү, балыкчылык алга киткән. Татарстан икътисады дөньяның хуҗалык элемтәләре системасына интеграцияләнгән. Республикада җитештерелгән сәнәгать продукциясенең яртысы диярлек чит илләргә чыгарыла. ТР җитәкчелеге дөньядагы төрле илләр, предприятие һәм оешмалар белән партнёрлык бәйләнешләре урнаштыру юнәлешендә актив сәясәт алып бара. 1991 елдан башлап республика хөкүмәте тарафыннан 50 дән артык халыкара шартнамә , үзара килешүләр һәм беркетмәләр төзелгән. РФдәге 70 төбәк, БДБдагы 8 ил, ерак чит илләрдәге 17 дәүләт белән, беренче чиратта, сәүдә-икътисад эшчәнлеге өлкәсенә караган турыдан-туры килешү мөнәсәбәтләре урнаштырылган.