Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский, Михайловка, Кырык Садак исемнәре белән дә мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 318,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Тимбай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Кырык Садак авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Новая жизнь» колхозы оештырыла, 1958 елда –берләштерелгән «Дружба» колхозы, 1969 елда берләштерелгән «Заря» колхозы составына керә. 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Халык саны

1859 елда – 342,
1897 елда – 329,
1913 елда – 473,
1920 елда – 445,
1926 елда – 465,
1938 елда – 539,
1949 елда – 215,
1958 елда – 344,
1970 елда – 241,
1979 елда – 234,
1989 елда – 159,
2002 елда – 105,
2010 елда – 102,
2015 елда – 90 кеше (руслар).