Кама елгасыннан көньякта һәм Чишмә елгасыннан көнчыгыштарак урнашкан.

Мәйданы 22,5 мең км2.

Геологик бәйләнештә Татар гөмбәзенең Көньяк күтәрелмәсенә туры килә. Нигезе архей һәм протерозойның кристаллик токымнарыннан гыйбарәт; Әлмәт шәһәре янында 1600 м, төбәкнең көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында 2000 м тирәнлектә урнашкан. Нигезенең юылган өслегендә югары протерозой, өстәрәк девон һәм карбон токымнары ята.

Өслеккә Пермь, неоген һәм дүртенчел система утырмалары чыга. Көнчыгыш Кама аръягы территориясенең төп өлеше югары Пермь токымнарыннан тора. Уфа ярусының юка мергель катламлы, известьташ һәм доломитлы комсу-балчыклы токымнары Кама, Ык, Чишмә һәм аларның кушылдыклары үзәннәрендә (сөзәклекләрнең түбәнге өлешләрендә) ачыла.

Зур гына мәйданнарда Казан ярусы утырмалары үсеш алган: астарак – балчык һәм известьташлар, өстә – юка катламлы кызыл төстәге карбонаттан торган комсу-балчыклы токымнар.

Аеруча биек субүләрләр татар ярусы токымнарыннан гыйбарәт – кызыл төстәге аргиллит, алевролит, комташлар. Неоген утырмалары Кама, Агыйдел, Ык, Зәй, Чишмә елгалары һәм аларның кушылдыкларының тирән уелган борынгы үзәннәрен ясый.

Киселешнең нигезендә – елга һәм күл-елга, комсу-чуерташлы, комсу балчыклы токымнар, урта өлешендә – балчыксыл диңгез, өстә континенталь комсу-балчыксыл утырмалар ята. Төбәкнең төньяк-көньягында – Кама-Агыйдел түбәнлегендә зур мәйданнарны били. Дүртенчел система утырмалары бөтен җирдә диярлек очрый, әмма аеруча калыннары елга үзәннәренә туры килә, биредә алар 5-6 га кадәр тугай асты террасалары сериясен ясый яки авыш сөзәклекләрдә шлейфлар хасил итә.

Көнчыгыш Кама аръягы рельефы күбрәк калкулы, кискен асимметрияле елга үзәннәренең тирән уемнары (150-250 м) булу, сөзәклекләрдә структуралы террасаларның, ә елга үзәннәре буйлап карст формаларының киң таралуы белән аерыла. Төп өлешен Бөгелмә яссы калкулыгы били. Төньяк-көнчыгышта Кама-Агыйдел түбәнлеге урнашкан. Аеруча зур биеклекләр (280-360 м) көньякта Сола, Томбарлы һәм Дим елгаларының югары агымында. ТР территориясендә иң зур биеклеге – 381 м (Оренбург өлкәсе белән чиктәш).

Төньяктарак һәм төньяк-көнчыгыштарак субүләр 240-200 м га кадәр түбәнәя. Территория елга үзәннәренең (0,5 км/км2) һәм сызаларның (0,61 км/км2) тыгыз челтәре белән бүлгәләнгән. Ерымнар челтәре үсеш алмаган (0,13 км/км2).

Көнчыгыш Кама аръягының төньяк өлешендә климат салкынча, җәен – явым-төшемнәрнең бүленеше тигезсез, кышын чагыштырмача суык һәм аз карлы. Көньяк калкулык өлеше салкынча һәм дымлы җәй, уртача салкын һәм карлы кыш белән характерлана. Гыйнварның уртача температурасы -13,8°C тан -14,7°С ка кадәр, июль 18,3°С тан 19,5 °C ка кадәр үзгәрә, абсолют минимум -49°С (1942, Мөслим), абсолют максимум – 39°C (1952, Мөслим). Салкын булмаган чорның озынлыгы уртача 120-130 көн тәшкил итә. Явым-төшемнәрнең еллык күләме 480-530 мм. Кар капламының калынлыгы 31-46 см.

Көнчыгыш Кама аръягы югары үсеш алган елга челтәре белән характерлана. Ык (кушылдыклары – Минзәлә, Мәллә, Эстәрле, Дим), Дала Зәе (кушылдыклары – Зәй, Урман Зәе, Зичә), Чишмә (кушылдыклары – Кичү, Урман Чишмәсе) елгалары белән территория дренажлана. Кама-Агыйдел түбәнлегеннән Агыйдел һәм аның кушылдыгы – Сөн елгасы ага.

Елга тугайлары буенда – элеккеге елга юлында сакланып калган һәм карст күлләре, Кама-Агыйдел түбәнлегендә ТРда иң зур Көләгеш сазлыгы урнашкан.

Төбәкнең төньяк өлешендә – соры урман туфраклары, көньякта – селтесезләнгән кара туфраклар, типик һәм карбонатлы, елга тугайлары буйлап туендырылган кәсле аллювиаль, Кама-Агыйдел түбәнлегендә сазлыклы аллювиаль һәм кәсле аллювиаль туфраклар таралган.

Көнчыгыш Кама аръягы территориясе урман-дала зонасына керә; юкә, карама, имән өстенлек иткән киң яфраклы урманнар; каенлык һәм усаклыклар күп. Аеруча зур урман массивлары Лениногорск, Әлмәт һәм Зәй районнарының көнбатыш өлешендә, Түбән Каманың көньягында урнашкан. Территориянең уртача урманлылыгы 17%. Дала участоклары текә, еш кына ташлы сөзәклекләрдә сакланган.

Янучан һәм руда булмаган файдалы казылмалар – төбәкнең төп байлыгы. Янучан казылмалар – нефть һәм табигый газ, битум, таш һәм көрән күмер.

Нефть һәм газ девон һәм ташкүмер катламнарына туры килә. Күп кенә чыганаклар (Ромашкино һәм башкалар) 50 елдан артык эшли. Төп чыганаклар Лениногорск, Әлмәт, Азнакай районнарында тупланган.

Битум чыганаклары Чишмә, Урман Чишмәсе елгаларының югары агымына, Кичү елгасының урта агымына туры килә; Сарман районында – ташкүмер, Тукай һәм Минзәлә районнарында көрән күмер запаслары билгеле.

Ык (Әпсәләм, Димтамак, Новониколашкино, Муллино һәм башкалар), Кама (Соколка, Кама Аланы, Соболевский), Чишмә (Нагайский) һәм башка елгаларның үзәннәрендә руда булмаган файдалы казылмалардан ком-чуерташ чыганаклары эшкәртелә.

Төзелеш комнары Кама үзәнендә (Ворошилов) чыгарыла. Көнчыгыш Кама аръягы бентонит балчыкларга (Биклән, Олы Аты) бай. Кирпеч балчыклары, төзелеш һәм кисү ташларының кечкенә чыганаклары (Яңа Кәшер, Сарман, Кама-Исмәгыйль, Сугышлы, Кармалы) күп.

Көнчыгыш Кама аръягында, Каманың уңъяк ярында, «Түбән Кама» милли паркы өлеше – «Кызыл Тау» урман массивы урнашкан.

13 ландшафтлы территория аеруча сакланулы буларак (Урдалы Тау, Игим наратлыгы, Борок урман дачасы, Татар Димескәе аланы, Петровка наратлары, Чыршылы сөркә (байбак) колониясе һәм башкалар) һәм 7 сулык табигать истәлеге (Дим, Ык, Сөн, Чишмә һәм башкалар); 8 табигать (Сөлек урманы, Адонис урманы, Наратасты урманы, Чатыр Тау һәм башкалар) һәм 5 аучылык (Бөгелмә, Баграж, Азнакай, Шөгер һәм башкалар) тыюлыгы билгеләнгән.