Яфраклы һәм ылыслы урманнарда континенталь климат шартларында периодик юылулы су режимы шартларында күбесенчә карбонатлы токымнарда формалаша.

Туфрак барлыкка килү үзенчәлекләре:

  • зур күләмдә коелган үсемлек калдыклары,
  • органик калдыкларның югары көллелеге,
  • аларның нигезләргә бай булуы.

Соры урман туфракларының барлыкка килүе төп ике капма-каршы процесс — ана токымнарның дымлану үзенчәлекләре кальций һәм магний белән азрак туенуы аркасында җиңелчә формада — көлсу туфраклар һәм үсемлекләрнең туклану элементлары, гумус туплану белән беррәттән туфракның өске катламында суга чыдам структура хасил итә торган кәсле туфраклар күпләп оешу йогынтысында бара.

Урманнарда соры урман туфраклары профиле 150 см га, сөрүле җирләрдә 200 см га кадәр; түбәндәге горизонтлардан тора:

  • Ао — урман түшәлмәсе;
  • А1 — гумуслы горизонт, төсе аксыл-сорыдан карасу-сорыга кадәр, вак төерсыман структуралы;
  • А1А2 — гумуслы-элювиаль горизонт, чикләвексыман структуралы, структур берәмлекләрнең кырларында кремнезёмның аксыл сибелмәләре күренә;
  • А2B — көлсуланган күчеш горизонты, карарак төстә, плитә-чикләвексыман яки чикләвексыман структуралы;
  • B — иллювиаль горизонт, карасу-көрән яки карасу-коңгырт төстә, эре чикләвексыман структуралы, аска таба — призматик, ялтыравык кабыклы һәм саркып чыккан утырмалы, горизонтның өске өлешендә шактый гына кремнезём сибелмәсе:
  • C — карбонатлы ана токым.

Гумуслы горизонтның калынлыгы һәм аның төсе, гумус күләме, көлләнү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә соры урман туфраклары аксыл-соры (20 см га кадәр А1, гумус 3% тан аз), соры (25 см га кадәр, 3–5%) һәм карасу-соры (35 см га кадәр, 5% тан күбрәк) астипларга бүленә.

Татарстанда соры урман туфраклары 2511,3 мең га (гомуми мәйданның 37% ы) мәйдан били. Идел алдында, Идел алдының төньягында, Кама аръягының көньяк-көнбатыш, үзәк һәм төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә таралганнар.

Туфракларның 43% тан артыгы — аксыл-соры, 33% — соры, 24% — карасу-соры. Алар өчен ана токымнар булып лёссыман комсыл балчык, делювиаль комсыл балчык һәм балчыклар, Пермь чоры токымнарының элювиаль утырмалары тора. Соңгы очракта гумуслы горизонт коңгырт төсмер (мондый туфраклар элек мөстәкыйль коңгырт-соры урман туфраклары тибы буларак билгеләнгән) ала.

Соры урман туфраклары дренажлы яссы субүләрдә һәм аларның сөзәк яки җиңелчә авыш тау битләрендә урнашкан, гадәттә, аларның югары өлешендә — аксыл-соры, түбәндә — карасу-соры туфраклар.

Соры урман туфракларына гумусның, үсемлекләрнең туену элементларының шактый күп, җиңелчә әче реакцияле булуы, уңай җылылык һәм су режимнары, югары биологик активлык хас.

Соры урман туфракларының 64% тан артыгы сөрүлек җир буларак файдаланыла. Уҗым һәм сабан культуралары, азык-төлек, техник яшелчә, җиләк-җимеш культуралары игелә.

Туфракларның 23% ка якын мәйданын урманнар, шул исәптән югары продукцияле имәнлекләр били.

Соры урман туфракларының уңдырышлылыгын күтәрү өчен органик һәм минераль ашламалар кулланалар, известьләү үткәрәләр.