Эчтәлек

Шул ук елда басмаханәдә китаплар да нәшер ителә башлый. 1912 елга кадәр 75 исемдә китап бастырып чыгара (гомуми тиражы – 220100 данә).

Алар арасында: Гөлнар ханымның (О.С.Лебедева) «Мөслимәләр хөррияте» (1907), Заһир Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» (1908) романы, «Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләре» (1909); Ф.Әмирхан, М.Идриси, Ш.Иманаевларның дәреслек китаплары, авыл хуҗалыгы, ветеринария, медицина, гыйльме тәрбиядән Ибраһим Терегулов тәрҗемәсендә популяр брошюралар, Г.Баруди, М.Түнтәриләрнең дини-фәлсәфи хезмәтләре һ.б.

Басмаханәдә шулай ук, «Бәянелхак» газетасыннан тыш, «Казан мөхбире» (кушымтасы белән бергә) газетасы да басылып таратыла.

Төп заказчы нәшриятлар – «Китап», «Милләт», «Юл». 1912 елда Ә.Я.Сәйдәшев вафатыннан соң «Бәянелхак» басмаханәсе аның бертуганы М.Я.Сәйдәшев кулына күчә. Шул ук елда китап басулар да туктый.

1914 елда басмаханә ябыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1974.

Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань, 1985.