Мәкаләдә XVIII–XX йөзләрдә мөселман җәмгыятенең (татарлар һәм башкортлар) барлыкка килүен һәм үсешен, Пермь шәһәре инфраструктурасы үсешенә, мәгарифкә, мәгърифәтчелеккә, сәүдәгә, хәйриячелек һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә татарлар һәм башкортларның керткән өлешен фәнни тикшеренү нәтиҗәләре бирелә. Пермь шәһәре һәм өязе мөселманнарының мәдәни-икътисади һәм хәйриячелек җәмгыяте эшчәнлеге.

Шәһәрнең атаклы шәхесләре турында мәгълүматлар китерелә: тау сәнәгатьчеләре, меценатлар, Санкт-Петербург институтына нигез салучы Исмәгыйль Тасимов, Рус америкасы хуҗасы – кенәз Дмитрий Петрович Масгутов; эшмәкәрләр – сәүдәгәрләр бертуган Агафуровлар, Җиһанша Ибәтуллин, Тимкиннар һәм башкалар турында.

Сылтама ясау өчен: Закиров Д. Неизвестные страницы истории города Перми. Опыт наших предков в решении проблем народа в неблагоприятной экономической ситуации // Научный Татарстан. 2010. №2. С.112–116.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Данир Галимҗан улы Закиров, техник фәннәр докторы, төбәк тарихын өйрәнүче, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.