Комплекслы ашламаларга микроэлементларны да кертәләр. Комплекслы ашламаларны икеле (азотлы-калийлы, азотлы-фосфорлы, фосфорлы-калийлы) һәм өчле (азотлы-фосфорлы-калийлы), катлаулы (аммофос, нитроаммофос, нитрофос, нитрофоска, нитроаммофоска, аммоний полифосфаты), катлаулы-катнаш һәм катнаш ашламаларга аералар. Комплекслы ашламаларда азот, фосфор һәм калийның бәйләнеше төрлечә; ул җитештерү ысулына, алынган компонентларга, үсемлекләргә кирәклеге дәрәҗәсенә бәйле. Комплекслы ашламалар, нигездә, югары концентрацияле була, 45–60% NРК дан тора. Алар яхшырак саклана, транспорт белән күчергәндә зарарланмый, яхшы физик үзлекләргә ия: озак ятудан укмашмый, туфракка механик ысул белән керткәндә, яхшы сибелә. Комплекслы ашламалар ТРның бөтен типтагы туфракларында барлык авыл хуҗалыгыкультуралары өчен кулланыла. Аларның күләме туфрак картограммаларыннан һәм уңыш программаларыннан, үсемлекләрнең таләпләреннән, уңышның планлаштырылган (программалаштырылган) булуыннан чыгып исәпләнә. Комплекслы ашламалар үсемлекләргә шундый ук күләмдә туклыклы матдәләр булган гади ашламалар катнашмасы кебек тәэсир итә. Ләкин ярлы көлсу туфракларда комплекслы ашламалар, магний, күкерт, молибден, бакыр, цинк һ.б. микроэлементлары булмаганлыктан, гади катнашмалардан калыша.

Автор — И.Н.Афанасьев