Иделнең иң зур сул кушылдыгы.

Удмурт Республикасы (елга башы һәм урта агымында), Киров һәм Пермь өлкәләре, ТР (түбәнге агымында) буйлап ага.

Озынлыгы 1805 км (ТР чикләрендә 360 км), бассейнының мәйданы 507 мең км2 (ТР чикләрендә 38 мең км2). Югары Кама калкулыгыннан 331 м биеклектән башлана. Беренче 100 км төньяк юнәлештә ага, аннан калкулыкны урап узып, юнәлешен көньякка үзгәртә. Урал сыртыннан агып төшүче Вишера һәм башка елгалар койганнан соң, Кама зур сулы елгага әйләнә. Су агымының шактый гына өлеше Кама (Пермь), Воткинск һәм Түбән Кама ГЭСлары буалары тарафыннан үзгәртелгән, алардан өстәрәк шул ук исемдәге сусаклагычлар төзелгән (Түбән Кама сусаклагычы).

Куйбышев сусаклагычы төзелгәнгә кадәр Кама, урыны белән киңлеге 20 км га кадәр җиткән зур тугай хасил итеп, Иделгә шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы янында койган; хәзерге вакытта елганың 200 км дан күбрәк озынлыктагы түбәнге агымы сусаклагычның терәк зонасында. Елга үзәне асимметрик: уңъяк тау бите ягы бар яктан диярлек текә һәм биек; урыны белән югары Пермь токымнарыннан тора; сул ягы сөзәгрәк, аллювиаль террасалар комплексы белән аерылып тора.

ТР территориясендәге төп кушылдыклары: Агыйдел, Ык, Зәй, Чишмә (сул); Иж, Вятка, Мишә (уң).

Күбесенчә кар сулары, шулай ук җир асты һәм яңгыр сулары исәбенә туена. Еллык су агымының уртача күләме 130 км3; еллык су агымының 58% язгы чорга туры килә. Сусаклагычлар төзелгәнче, су биеклеге тирбәнешләре 5,5–10,9 м, уртача 8,5 м тәшкил иткән . Суның уртача күпьеллык чыгымы (м3/с): ТР чикләрендә — 1770, Чаллы шәһәре янында — 2810, Чистай шәһәре янында — 4100 (Иделнең Кама белән кушылганга кадәрге күләменнән (3500) күбрәк); суның иң зур чыгымы (елга тамагы янында) — 36000 тирәсе, иң азы — 400. Елганың боз белән каплануы ноябрьнең 3 нче ункөнлегендә башлана һәм апрель уртасына кадәр дәвам итә. Язын боз китү берничә көннән алып 2 атнага кадәр сузыла. Вишера тамагына кадәр суднолар йөри. Навигация 6,5 ай тирәсе дәвам итә.

Кама ярларында беренче торулыклар таш гасыр чорында барлыкка килә. 10–13 йөзләрдә монда Идел буе Болгар дәүләте, Җүкәтау, Кашан һәм башка шәһәрләр була. Борынгы чорларда ук Кама үз бассейнына килеп урнашкан халыкларның хуҗалык тормышында, аларның Рус тигезлеге, Урта диңгез, Якын Көнчыгыш, Скандинавия ярымутравы халыклары белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә (Идел һәм Каспий аша) зур әһәмияткә ия була.

XVI йөз ахырында Кама Рус дәүләтен Себер белән бәйләүче төп юлның мөһим буыны булып тора.

1815 елда беренче пароход төзелү Камада пароходчылык үсешенә башлангыч бирә.

Индустрияләштерү елларында Кама буе илнең мөһим икътисади үзәгенә әверелә: агач материалларын эшкәртү һәм читкә чыгару күләме арта; Каманың транспорт әһәмияте үсә. Төп йөкләр — урман, икмәк, тоз, нефть, күмер, руда, химия һәм башка сәнәгать продукцияләре. Бер үк вакытта пристань хуҗалыгын яңадан җиһазландыру һәм механикалаштыру, суднолар ремонтлау һәм төзү заводларын кору эше алып барыла.

Татарстан территориясендә Алабуга, Чистай эре пристаньнардан санала.

Камада комплекслы гидроузеллар төзелү (1949–57 елларда Пермь шәһәре янында — Кама; 1955–57 елларда Пермь өлкәсе Чайковский шәһәре янында — Воткинск; 1972–79 елларда — Чаллы шәһәре янында — Түбән Кама ГЭСы) аңа чиктәш регионнардагы сәнәгатьне һәм шәһәрләрне электрик энергиясе, су белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә; суднолар йөртү шартларын яхшырта. Чаллы, Түбән Кама, Менделеев, Алабуга шәһәрләре сәнәгать предприятиеләре җирлегендә Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы оеша.

1950 еллар ахырында ТРның Кама буе төбәкләрендә нефть чыгару эшләре алып барыла.

Камада комлы-вак чуерташлы чыганаклар бар.

2002 дә Кама аша автомобиль күперенең 1 нче чираты эксплуатациягә тапшырыла. Кама үзәне ландшафты күптөрле булуы белән аерылып тора.

Монда аеруча сакланулы табигый урыннар челтәре төзелгән, алар арасында Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы (карарга Саралан урманы), Түбән Кама милли паркы, Игим наратлыгы, «Соколка урманы», Ивановский наратлыгы кебек табигать истәлекләре дә бар.

ТР чикләрендә Кама елгасының уңъяк яры буенда Пермь системасының стратотипик әһәмияткә ия булган Казан һәм Уфа яруслары утырмаларының чыганаклары табыла.

Кама һәм аның кабатланмас матур ярлары И.И.Шишкин («Нарат урманы. Вятка губернасында мачта урманы», 1872; «Камада ак чыршы урманы», 1877; «Кама», 1882; «Алабуга янындагы изге чишмә», 1886; «Корабльләр ясау өчен агачлык», 1898), В.В.Мешков («Кама киңлекләре»,«Кама», 1950) һәм башка рәссамнарның картиналарында гәүдәләнеш таба.

Кама ярларында бальнеологик максатларда җир асты минераль сулары («Иж минераль сулары», «Жемчужина» һәм  башкалар) файдалана торган шифаханәләр һәм профилакторийлар урнашкан.

Елгада, нигездә, корбан балык, сазан, судак, чөгә, җәен, синец, густера, кәлчәк һәм башка балыклар тотыла.