Алшартлары

Ул җитештерүче көчләрнең билгеле бер дәрәҗәдә үсүе һәм хезмәтнең иҗтимагый бүленешенә бәйле.

Индустрияләштерүнең алшартлары сәнәгый җитештерүнең кул хезмәтенә нигезләнгән беренчел формалары (мануфактура, кустарь сәнәгать һәм һөнәрчелек җитештерүе) барлыкка килгәч, авыл хуҗалыгы производствосы кысаларында туа.

Индустрияләштерү барышында вак товар җитештерү фабрика һәм завод җитештерүенең эре формалары белән катлаулы үзара багланышларны дәвам иттерә.

Индустрияләштерүнең беренче этабы

Индустрияләштерүнең беренче этабында (1830–1880 еллар) – Россиядә сәнәгать борылышы чорында – кул хезмәтеннән машина хезмәтенә күчелә. Сәнәгать предприятиеләре пар һәм нефтьтә эшләүче двигательләр, локомобильләр, махсус машиналар һ.б. белән тәэмин ителә.

1880 еллар ахырына Казан губернасы сәнәгатендә машина белән җитештерү өстенлек ала. Тармак структурасының төп элементлары барлыкка килә. Күн эшкәртү, сабын кайнату-шәм кою һәм тукыма җитештерү әйдәп баручы тармакларга әверелә. Аларның тиз үсеше хезмәтнең иҗтимагый бүленеш процессының активлашуын күрсәтә, чөнки аларның товарларын авыл халкы күп куллана.

Азык-төлек (ярма, он, кондитер әйберләр, шәраб-аракы, сыра, крахмал җитештерү), агач һәм металл эшкәртү сәнәгатьләренең әһәмияте арта. Аларның үсеше су транспорты үсеше һәм хөкүмәтнең бу транспортка хезмәт күрсәтүче производстволарга ярдәм чаралары белән бәйле була (кара: «Кавказ һәм Меркурий», «Самолёт»).

XIX йөз уртасына су транспорты атлы транспортны кысрыклап чыгара бара һәм йөк әйләнешендә төп рольне уйный башлый (ташылган йөкләрнең 1/3 өлеше аңа туры килә). Йөкләр арасында авыл хуҗалыгы продукциясе өстенлек итә.

Сәнәгатьнең һәм транспорт коммуникацияләренең үсеше кредит системасын яңа принципларда формалаштыру белән бергә бара. 1880 еллар башында Казан губернасында Казан шәһәр җәмәгать банкы, Сәүдәгәрләр банкы, Дәүләт, Азов-Дон, Идел-Чулман, Петербург халыкара, Рус-Азия акционерлык коммерция банкларының бүлекчәләре, Үзара кредитлау җәмгыяте һәм башка финанс-кредит структураларының капиталлары сәнәгатькә тирән үтеп керә башлый.

Башлыча сәүдәне кредитлау белән шөгыльләнә торган Россия коммерция банкларының Казан филиаллары төп урынны алып тора. Сәнәгать кредиты өчен тиешле кредит институтлары барлыкка килү әлеге операцияләрнең алга таба үсеше өчен шартлар әзерли.

Төбәк икътисады нигездә авыл хуҗалыгы характерында булганлыктан, фабрика-завод машина индустриясе үсү белән бергә кул хезмәтенә нигезләнгән вак сәнәгать һәм мануфактура да яши бирә һәм ишәя.

1858 елда Казан губернасында 2 меңләп һөнәрчелек оешмасы исәпләнә, аларда 7 мең чамасы кеше эшли (тегүчеләр, балта осталары, итекчеләр, малярлар, тимерчеләр, тире эшкәртүчеләр һ.б.).

Индустрияләштерүнең икенче этабы

Индустрияләштерүнең икенче этабы (1880–1890 еллар) 1881–1882 еллардагы кризис һәм 1882–1887 еллардагы депрессия шартларында башлана.

1887–1890 елларда сәнәгать үсешенең кыска гына вакытка җанлануын Идел буендагы коточкыч ачлык һәм дөньякүләм икътисади кризис белән бергә туры килгән 1887–1890 еллардагы яңа кризис алыштыра.

1893 елдан җирле сәнәгать үсә башлый. Эре завод һәм фабрикаларның саны 75 тән (1879) 124 кә (1903), ә җитештерү суммасы 267% ка кадәр арта.

Авыр индустриянең база тармаклары (химия, агач эшкәртү, төзелеш, машина төзелеше) оешкач, җирле сәнәгатьнең тармак структурасын формалаштыру тәмамлана (тире һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьнең иң эре тармаклары булып кала).

Сәнәгать җитештерүе арту белән бергә, ул эре предприятиеләрдә, бигрәк тә губернаны индустрияләштерүдә төп рольне уйнаган химия, туку, тегү, азык-төлек тармакларында туплана.

Бер үк вакытта капитал туплау һәм аны үзәкләштерү процессы бара, бу исә сәнәгать предприятиеләрен акционерлаштыруда чагыла. 1890–1900 еллар чигендә акционерлык җәмгыятьләре төп капиталның, шулай ук җирле завод һәм фабрика сәнәгате производство фондларының шактый зур өлешенә ия була. Энергетика сәнәгатен үстерүдә Бельгия капиталы мөһим роль уйный.

Фабрика һәм заводларының территориаль бүленешендә дә үзгәрешләр күзәтелә. Казан икътисади районыннан тыш, Татарстан территориясендә яңа:

  • Паратск (агач һәм тимер эшкәртү, суднолар ремонтлау сәнәгате),
  • БондюгКокшан (химия сәнәгате),
  • Бөгелмә (металл эшкәртү) һ.б. сәнәгать районнары барлыкка килә.

1858–1888 елларда сәнәгать предприятиеләренең саны Казанда 127 дән 79 га кадәр кими, ә өяз шәһәрләрендә 24 тән 65 кә кадәр арта.

Әлеге районнарда авыл хуҗалыгы теге яки бу дәрәҗәдә җирле сәнәгатькә һәм арта барган сәнәгать халкына хезмәт күрсәтүгә йөз тота башлый, бу исә бакчачылык, терлекчелек һәм сөтчелек хуҗалыгы үсешендә чагыла. Шуның белән бергә Казан, Лаеш, Спас, Зөя өязләрендә, башлыча, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә (крахмал-патока, ярма, он тарту, май чыгару һ.б. производстволар) көйләнгән районнар барлыкка килә.

1905 елда 339 эре завод һәм фабрика исәпләнә, аларның 25%ы – терлекчелек, 55% ы үсемлекчелек продукциясен эшкәртә.

Шәһәрдәге һөнәрчелек эшчәнлегендә дә хәлләр үзгәрә: 1888 елда, 1858 белән чагыштырганда, ашамлыклар җитештерү һәм азык-төлек әзерләү өлкәсендә эшләүче һөнәрчеләр саны – 4, кием-салым тегүчеләр 3 тапкырга арта.

Мәскәү – Казан тимер юлын төзүгә бәйле рәвештә (1891–1893) йөк ташу күләме шактый үсә. Россиянең Европа өлешендә сәнәгать алга киткән төбәкләр белән икътисади элемтәләр көчәя. Су һәм тимер юл транспортының үсеше сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында индустрияләштерү процессларын тизләтүгә ярдәм итә, төбәкнең халык хуҗалыгын бердәм системага әверелдерү өчен кирәкле шартлар тудыра. Бу системаның нигезен аерым районнарның специальләшүе һәм алар арасындагы хезмәт бүленеше тәшкил итә.

Индустрияләштерүнең су һәм тимер юл транспортында ташылган йөкләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы продукциясеннән, асылда, бөртекле ашлыктан гыйбарәт булган беренче этабыннан аермалы буларак, 1880–1890 елларда сәнәгать йөкләренең өлеше арта.

Күпләп сатуда төп урын ярминкәләрдән биржаларга күчә.

1900 еллар башында банклар саны үзгәрешсез диярлек кала, аларның эшчәнлегендә тиз арта барган товар әйләнешен кредитлау төп юнәлешкә әверелә. Вексельләрне исәпкә алу, шулай ук товарларга һәм вексельләргә карата кредитлар бирү шактый үсә. Россиянең дәүләт һәм коммерция банклары филиаллары яңа акционерлык банклары оештыруда һәм инде гамәлдәге компанияләрнең өстәмә акцияләрен чыгаруда булышалар, шул рәвешле сәнәгатьне финанслау юлына басалар.

Дәүләт банкы уставына (1894) «кыска вакытлы кредитлау юлы белән ил сәүдәсенә, сәнәгатенә һәм авыл хуҗалыгына булышлык итү» турындагы яңа нигезләмә кертелгәч, әлеге банкның Казан филиалы төбәк икътисадын актив финанслый башлый.

1913 елга сәнәгать предприятиеләре саны 423 кә җитә, аларның 17% ы – терлекчелек, 63% ы үсемлекчелек продукциясен эшкәртә.

Машина төзелеше һәм металл эшкәртү продукциясенең тулаем күләме 5% чамасы тәшкил итә. ХХ йөз башында губернада эшләүче халыкның якынча 12% ы сәнәгатьтә, транспортта һәм төзелештә мәшгуль була һәм милли керемнең 30% тан күбрәген китерә.

Сәнәгатьнең үсеш темплары авыл хуҗалыгы үсеше темпларыннан артып китә генә түгел, ә бәлки аның йогынтысы да көчәя бара.

Индустрияләштерүнең өченче этабы

Индустрияләштерүнең өченче этабы (1900–1921) җитештерүнең эре капиталистик формалары җирле сәнәгатьтә өстенлек иткән һәм алар банклар белән берләшә башлаган, сәнәгатьнең тармак һәм төбәкара структуралары оешып җиткән, хезмәтнең территориаль бүленеше ихтыяҗларын, аграр һәм индустриаль районнарның үзара хезмәттәшлек итүен, эчке һәм тышкы сәүдәне канәгатьләндерерлек коммуникацияләр системасы формалашкан шартларда бара.

Элеккесе кебек үк, бу этап та кризис нәтиҗәсендә килеп туа. Төбәк икътисадының җанлануы 1906–1907 елларда башлана. Сугыш алды күтәрелешенең төп факторлары авылның активлаша барган үсешеннән, шәһәр халкы артуы, сәнәгатьнең җитештерү фондлары яңару, капитал туплануыннан гыйбарәт була.

Дәүләт банкының, Россия коммерция банклары филиалларының губерна бүлекчәләренең, 1 нче һәм 2 нче Үзара кредитлашу җәмгыятьләренең һ.б.ның банк операцияләре шактый арта.

Бу елларда сәнәгать җитештерүе дә сизелерлек үсә. Беренче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан, элеккечә үк, азык-төлек, күнчелек, туку, химия һәм төзелеш сәнәгате ныграк үскән тармаклар булып кала (продукциянең гомуми бәясенең 40% тан артыграгы). Җитештерү средстволары эшләп чыгару тармакларының өлеше кечкенә була.

Губерна территориясендә беренче монополистик берләшмәләр һәм финанс төркемнәре барлыкка килә, алар сәнәгать продукциясен җитештерү һәм сатуны контрольгә алалар; индустрияләштерү шартларында аларның җитештерүгә йогынтысы көчәя бара. Вак товар җитештерү (һөнәрчелек артельләре, авыл хуҗалыгы җәмәгатьләре һ.б.) һәм вак кредит (кредит ширкәтләре һ.б.) өлкәсендә кооперация үсә.

1914 елга җирле сәнәгать губернаның он-ярма продуктларына, күн, сабын-шәм әйберләренә, төзелеш материалларына һ.б.га ихтыяҗын канәгатьләндерә. Губернадан читкә сабын, шәмнәр, агач-такта материаллар, күн һәм тукыма әйберләр, он-ярма продуктлары һ.б. чыгарыла; сәнәгать машиналары (станоклар, двигательләр) һәм механизмнар, транспорт чаралары, авыл хуҗалыгы машиналары һәм хезмәт кораллары, электр техникасы, химия продуктлары һ.б. кертелә.

1913 елга Казан губернасы гомумроссия тулаем сәнәгать продукциясенең якынча 2% ын җитештерә, завод һәм фабрика товарлары җитештерү буенча 31 губерна арасында 13 нче урынны алып тора.

Столыпинның аграр реформасы елларында авыл хуҗалыгы производствосының тиз үсүе нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгына машиналар һәм механизмнар күпләп кертелә башлый. Авыл хуҗалыгы производствосын структур үзгәртеп кору да дәвам итә. Моны, аерым алганда, техник культураларның роле арту да дәлилли. Казан губернасы авыл хуҗалыгы продукциясен иң күп җитештерүче һәм бирүчеләрнең берсе булып кала.

Халык хуҗалыгы өлкәсендә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәләре мөһим роль уйный.

XIX йөзнең икенче яртысыннан махсус урта уку йортларының саны арта бара, аларның күпчелеге халык хуҗалыгы өчен белгечләр әзерли; коммерция нигезләрен укыту принципиаль яңа күренеш була. Сәнәгать корылмалары, электр станцияләре, тимер юл вокзаллары, кредит учреждениеләре биналары, керем (доход) йортлары, эре универсаль кибетләр (пассажлар), шәһәр транспортының яңа төрләре (атлы трамвай, трамвай), электр линияләре, телефон һәм телеграф, күпләгән рекламалар шәһәрләрнең, аеруча Казанның архитектур йөзен шактый үзгәртәләр.

Икътисадта барган процесслар җәмгыять тормышының күп якларына катлаулы һәм каршылыклы йогынты ясыйлар. индустрияләштерү тормыш шартларының һәм гражданнар аңының, халыкның төп катлавы көнкүрешенең һәм аның структурасының кискен үзгәрүе белән бергә туры килә.

Авылларда бер төркем халык җирсез кала һәм бер үк вакытта икенчеләрнең шәхси җирбиләүчелеге (хуторлар, отрублар) арта; шәһәргә китүче крәстияннәрнең саны күбәя: берәүләр – эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен; икенчеләре завод һәм фабрикаларда, читтә эшләү өчен китә (кара: Хуҗалыктан читкә китеп эшләү).

Дворяннарның биләмәләре туктаусыз кими. Шул ук вакытта аларның шактый өлеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Буржуазиянең кискен артуы күзәтелә, аның составы губерна халкының барлык катлаулары вәкилләре белән тулылана. Эшчеләр сыйныфы арасында да шундый ук процесслар бара.

Тормыш темпларының, аның сыйфатының кискен үзгәрүе, җәмгыятьнең структур үзгәреп корылуы, мәнфәгатьләр бәрелеше социаль каршылыклар китереп чыгара, шәхесне яңа шартларда үз урынын эзләүгә (кайчак фаҗигале төстә) этәрә. Нәтиҗәдә төрле формадагы иҗтимагый инициативалар (иганәчелек, меценатлык) һәм иҗтимагый хәрәкәтләр (крәстиян кузгалышлары, эшчеләр стачкалары, шәхси террор) активлаша; сәяси партияләр, профсоюзлар, эшмәкәрлек җәмгыятьләре һ.б. барлыкка килә.

Милли мәсьәлә кискенләшә.

Көндәлек матбугат аеруча тиз үсә: төрле профсоюз басмалары чыга, газеталарның саны һәм аларның тиражы бик нык арта. Иҗтимагый фикер төрле юнәлештәге фәлсәфи тәгълиматлардан, иң радикаль юнәлештәге фикерләрдән алып уртача һәм консерватив характердагы карашларга кадәрге икътисади һәм социаль доктриналардан гыйбарәт була.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында тышкы икътисади факторлар йогынтысында индустрияләштерүнең асылы үзгәрә. Сугыш икътисади яңартып кору механизмының нормаль эшләвен боза, шәһәр белән авыл, халык хуҗалыгының башка тармаклары һәм икътисади районнар арасында урнашкан элемтәләрне тарката. Дәүләт финанс учреждениеләренең эшчәнлеге, нигездә, хәрби чыгымнарны финанслауга юнәлдерелә.

Икътисадны хәрби ихтыяҗларга көйләү корал, сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби киемнәр җитештерүче предприятиеләрнең бик нык артуына китерә. Дәүләт органнарының хәрби һәм гражданлык продукциясен җитештерү арасындагы тигезсезлекне чимал, ягулык, җиһазларны, транспорт чараларын, эшче көчләрне һәм азык-төлекне базардан тыш бүлү юлы белән бетерергә тырышуы (махсус киңәшмәләр һ.б. ярдәмендә) якынаеп килүче социаль-икътисади кризисны булдырмый кала алмый.

Социаль киеренкелек сугыш чоры кыенлыклары белән кискенләшә һәм 1917 елгы Февралҗ һәм Октябрь революцияләре вакыйгаларында чагыла.

Гражданнар сугышы башлангач, заводларның һәм фабрикаларның шактый өлеше эшләүдән туктый, күбесе талана, хуҗалары һәм директорлары производствоны идарә итүдән читләштерелә (кара: Национализацияләү). Капиталистик базар үзәкләштерелгән бүлү белән алыштырыла (кара: «Хәрби коммунизм»). Тимер юллар җимерелә, тәртиптән чыгарыла. Сугыш чоры инфляциясеннән һәм банкларны национализацияләгәннән соң шәхси кредит системасы яшәүдән туктый.

Татарстан икътисады индустрияләштерүнең башлангыч чорларына алып ташлана. 1921 ел башына республиканың сәнәгать предприятиеләре продукциянең сугышка кадәрге 30% ы чамасын гына җитештерә. 1914 белән чагыштырганда, сабын эшләп чыгару – 20, аяк киемнәре – 5 тапкырга, күн әйберләр – 87% ка, җитен тукымалар җитештерү 71% ка кими.

Индустрияләштерүнең дүртенче этабы

Индустрияләштерүнең 4 нче этабы (1921–1941) сәнәгатьнең нык зәгыйфьләнгән үсеше һәм крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү шартларында бара. Ул Татарстанда коточкыч ачлык чорында башлана (кара: Ачлык 1921–1922) һәм дөньякүләм икътисади кризиска туры килә.

Республиканың икътисады 1924–1925 елларда җанлана башлый, бу процесста яңа икътисади сәясәтнең (нэп) уңай нәтиҗәләре сизелә. Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары елларында җимерелгән халык хуҗалыгын торгызуга базар мөнәсәбәтләре, сәнәгать предприятиеләрен берләштерү, аларны хуҗалык исәбенә күчерү, эшче көчләр яллауга һәм җитештерү средстволарын арендалауга рөхсәт бирү, продразвёрстканы бетерү ярдәм итә.

1920 елларның икенче яртысыннан Татарстанда, бөтен СССРдагы кебек үк, яңа заводларны һәм фабрикаларны, бигрәк тә эре сәнәгать предприятиеләрен тизләтелгән темпларда төзү сәясәте үткәрелә. индустрияләштерүнең бу этабында, эре дәүләт һәм кооператив предприятиеләр республика икътисадында өстенлек алгач, халык хуҗалыгы бердәм директив дәүләт планы нигезендә үсә башлый.

Индустрияләштерү барышында республикада (1941 елга кадәр) шул вакыт өчен яңа техника һәм технология белән коралланган 70 тән артык эре, 300 уртача зурлыктагы һәм вак предприятие төзелә. Сәнәгатьнең яңа: самолетлар, приборлар төзү, синтетик каучук җитештерү, кино-фото тасма, фотожелатин, ясалма күн, кетгут, музыка инструментлары, консерва, фетр аяк киемнәре, галантерея һ.б. тармаклары барлыкка килә. Сәнәгатьнең мех, тире-аяк киеме, тегү, туку, азык-төлек, киез итек-киез һ.б. тармаклары техник-яктан үзгәртеп корыла.

Электр энергетикасы бик тиз үсә (кара: ГОЭЛРО планы).

Татарстан Идел буенда машина төзелеше, металл эшкәртү, химия сәнәгатенең иң эре үзәкләренең берсенә әверелә. 1926–1940 елларда республиканың тулаем сәнәгать продукциясе 20,6 тапкырга (59,1 млн сумнан 1219 млн сумга кадәр), җитештерү фондлары 31,6 тапкырга (32,6 млн сумнан 1032 млн сумга кадәр) арта. Сәнәгать продукциясенең халык хуҗалыгындагы тулаем өлеше 86% (1941), эре сәнәгатьтә 77,6% тәшкил итә.

Республика халык хуҗалыгының тиз индустриаль үсеше аны фәнни яктан тәэмин итү ихтыяҗын тудыра. Татарстанда фәнни-тикшеренү институтлары һ.б. фән учреждениеләре саны арта. Республика галимнәре кызыксынган өлкәләр шактый киңәя, фәннең яңа юнәлешләре барлыкка килә. 1932 ел ахырында Бөтенсоюз уйлап табучылар ирекле җәмгыяте Татарстан бүлекчәсенең 10 завод советы, 128 ячейкасы (барысы 3998 әгъза) эшли.

1930 елларда республика сәнәгате кайбер тармаклар буенча (синтетик каучук, ясалма күн, фотожелатин җитештерү) серияләп җитештерүдә фән-техника яңалыкларын куллануда СССРда алдынгы урыннарга чыга (күбесенчә чит ил техникасын һәм технологиясен файдалану һәм яраклаштыру нигезендә үсә).

Республиканың икътисади тормышында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәләре (кара: ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) мөһим роль уйный.

Бер үк вакытта югары уку йортлары саны арта, аларның күбесе халык хуҗалыгы өчен белгечләр әзерли: урта һөнәри-техник белем бирү (техникумнар, фабрика һәм завод училищеләре, массакүләм һөнәрләргә укыту мәктәпләре һ.б.) принципиаль яңа төс ала.

Сәнәгать һәм торак объектлары, мәдәни-массакүләм ял итү биналары, шәһәр транспортының яңа төрләре (автобуслар, таксилар) Татарстан шәһәрләренең социаль-мәдәни һәм икътисади йөзен шактый үзгәртәләр.

Республика сәнәгате географиясендә сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килә. Казанда гына түгел, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә шәһәрләрендә дә сәнәгать үсә башлый.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне техник яктан тәэмин итүдә күләм һәм сыйфат үзгәрешләре күзәтелә; тракторлар, тагылма комбайннар, ашлык суктыргычлар һ.б. механизмнар киң кулланыла башлый (кара: Машина-трактор станциясе).

Индустрияләштерү республика халкының тормыш дәрәҗәсен шактый чикләү, халык энтузиазмын рәхимсез изү (социаль ярыш, стахановчылык хәрәкәте, удар бригадалар, күп станокларда эшләү, берничә һөнәр үзләштерү һ.б.) исәбенә тизләтелгән темпларда гамәлгә ашырыла, массакүләм репрессияләр белән бергә бара.

Тизләтелгән индустрияләштерү иҗтимагый тормышның барлык якларына кагыла; ул крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү белән бергә туры килә, соңгысы исә авыл халкының социаль структурасын, крәстиян тормышының социаль-икътисади шартларын нык үзгәртә. Җирдән һәм төп җитештерү чараларыннан мәхрүм ителгән крәстияннәр, нигездә, шәхси ярдәмче хуҗалык хисабына яшәргә мәҗбүр булалар. Заводларда һәм фабрикаларда эшләү өчен шәһәрләргә, зур төзелешләргә китүче крәстияннәр саны арта.

Эшчеләр саны туктаусыз күбәя; шул ук вакытта эшсезләр шактый кими (кара: Эшсезлек).

Инженер-техник персоналның кискен артуы күзәтелә, аның составы республика халкының барлык төп социаль катлаулары исәбенә тулылана. 1941 елның 1 гыйнварына сәнәгать һәм тимер юл транспорты предприятиеләрендә 6 мең чамасы инженер-техник хезмәткәр эшли.

Вакытлы матбугат аеруча зур үсеш ала: 155 газета һәм журнал чыга, аларның тиражы арта.

Республикада 337 кино күрсәтү җайланмасы, 59,3 мең радионокта исәпләнә.

Индустрияләштерүнең бишенче этабы

Индустрияләштерүнең бишенче этабы (1941–1990 еллар) Бөек Ватан сугышы елларында башлана, бу вакытта индустрияләштерүгә республика икътисадын хәрбиләштерү нык йогынты ясый.

Сугыш икътисады яңадан җитештерү механизмының нормаль эшләвен, шәһәр белән авыл, сәнәгать җитештерүенең төрле тармаклары, икътисади районнар арасында урнашкан багланышларны боза; корал, сугыш кирәк-яраклары, хәрби кием-салым җитештерүче хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләренең артуына китерә.

СССРның көнбатыш өлкәләреннән эвакуацияләнгән предприятиеләр (шул исәптән 70 эре завод һәм фабрика) базасында Татарстан яңа производстволар (авиация, медицина инструментлары, оптика-механика, моторлар төзү, сәгатьләр эшләп чыгару һ.б.) барлыкка килә.

Сугыш вакытында гражданлык сәнәгатенең күп кенә тармаклары бөлгенлеккә төшә, аларның җиһазлары физик һәм мораль яктан туза, хәрби һәм гражданлык продукцияләрен җитештерү арасындагы аерма нык арта.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач һәм халык хуҗалыгын торгызу чоры башлангач (40 нчы елларның икенче яртысы), республикада сәнәгать җитештерүе җайга салына.

1940 еллар ахыры – 1950 еллар башында Татарстанда эре нефть ятмалары ачылганнан соң, сәнәгатьнең яңа: нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, нефть машиналары төзелеше һ.б. тармаклары барлыкка килә.

1950–1970 елларда самолетлар, вертолетлар, кече корабльләр, приборлар һ.б. хәрби техника җитештерүгә специальләшкән оборона комплексы предприятиеләре тиз үсә.

Сәнәгать производствосы үсү белән бергә, ул эре предприятиеләрдә, аеруча республиканы индустрияләштерүдә мөһим роль уйнаучы нефть чыгару, нефть химиясе, машина-самолет һәм приборлар төзү, энергетика, металл эшкәртү тармакларында туплана бара. Агросәнәгать интеграциясе процесслары нәтиҗәсендә автомобиль, су һәм тимер юл транспортының тагын да үсүе халык хуҗалыгын индустрияләштерүне тизләтүгә булышлык итә.

Традицион Казан – Яшел Үзән сәнәгать төйнәлешеннән тыш, Татарстан территориясендә яңа Әлмәт –Бөгелмә сәнәгать төйнәлеше, Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы сәнәгать районнары барлыкка килә.

Бер үк вакытта сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производстволары интеграциясе бара (кара: Агросәнәгать интеграциясе): сәнәгать, башлыча, билгеле бер авыл хуҗалыгы продукциясен (шикәр чөгендере, терлекчелек продукциясе, бөртекле һәм ярмалы культуралар һ.б.) эшкәртүгә яраклаша. Авыл хуҗалыгы производствосын механикалаштыру арта; аз куәтле тракторларга һәм тагылма комбайннарга алмашка яңа авыл хуҗалыгы машиналары һәм механизмнары килә; авыр хезмәт сорый торган процессларның шактый өлеше механикалаштырыла.

Индустрияләштерү төзелеш тармагында бик тиз бара: яңа юллар инфраструктурасы (автомобиль, автобус, троллейбус, торбаүткәргеч һ.б.) барлыкка килә, эре сәнәгать предприятиеләре (Кама автомобиль заводы һ.б.), электр станцияләре (Түбән Кама ГЭСы һ.б.) корыла, шәһәрләр (Чаллы, Түбән Кама һ.б.), зур торак микрорайоннар (Казанда Горки-1 һәм Горки-2 һ.б.) төзелә. Радио һәм элемтә коммуникацияләренең техник нигезләре яңартыла, тапшыруның яңа формалары (телевидение һ.б.) булдырыла.

Бу елларда Татарстанда 3 меңнән артык сәнәгать объекты сафка бастырыла. Республиканың сәнәгать потенциалы тиз үсү нәтиҗәсендә тармак фәнни-тикшеренү институтлары саны арта, югары һәм урта махсус уку йортларының, шул исәптән фәнни-техник бурычларны хәл итүгә йөз тотканнарының челтәре киңәя. Бер үк вакытта фәннең производство белән берләшү процессы бара (кара: Җитештерү берләшмәләре, Фәнни-җитештерү берләшмәләре).

Республика сәнәгатен яңартып коруда фән-техника революциясе зур роль уйный.

1970 елларның икенче яртысыннан республиканың индустриаль үсешендә торгынлык күренешләре чалымлана башлый. Файдалануга тапшырылмаган сәнәгать объектлары күбәя.

1980–1990 еллар башында сәнәгать продукциясе җитештерү шактый кими. Авыр индустрия һәм хәрби-сәнәгать комплексы тармакларының өстенлекле үсүе халык киң куллана торган сәнәгать товарлары кытлыгына һәм җәмгыятьтә социаль киеренкелеккә (эшчеләр стачкалары, ачлык игълан итүләр һ.б.) китерә.

1980–1990 елларда республикада арта барган товар кытлыгын машина төзелешен, җиңел сәнәгать тармакларын тизләтеп үстерү, дәүләт органнарының азык-төлекне һәм иң кирәкле товарларны карточка системасы буенча базардан тыш бүлү юллары белән бетерергә тырышуы якынлашып килүче социаль-икътисади кризисны туктата алмый.

Милли мәсьәлә кискенләшә.

Социаль киеренкелекне үзгәртеп кору чоры кыенлыклары тирәнәйтә, бу 1991 елдагы «август фетнәсе» вакытында күренә. Башланган икътисади реформалар дәвамында дәүләт сәнәгать предприятиеләренең шактый өлеше милекнең башка формасына күчә, акционер компанияләре, агрофирмалар, катнаш һәм хосусый предприятиеләр барлыкка килә.

Җитештерүнең кимүе һәм икътисадтагы структур үзгәрешләр басымы астында эш белән мәшгуль кешеләрне халык хуҗалыгы тармаклары арасында яңадан бүлү башлана. Җиңел сәнәгатьтә, авиация сәнәгатендә, машина төзелешендә эш урыннары сизелерлек кими. Эшләүче кешеләрнең тотрыклы рәвештә артуы хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә, аеруча базар инфраструктурасы (арадашчылык һәм финанс эшчәнлеге), шулай ук сәнәгатьнең нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәләрендә күзәтелә.

1990 еллар уртасыннан сәнәгать җитештерүе үсә башлый. 2004 елның башында сәнәгать продукциясе структурасында 92,5% – авыр сәнәгать, 7,5% җиңел һәм азык-төлек сәнәгате өлешенә туры килә. Авыр сәнәгать структурасында беренче урынны – ягулык сәнәгате (40,1%), икенчене – машина төзелеше (21,1%), өченче урынны химия һәм нефть химиясе (18,9%) били. Милли керемдә сәнәгать продукциясенең өлеше 40% тан күбрәк (2004) тәшкил итә.

Татарстанда индустрияләштерү тарихы, нигездә, эшчеләр сыйныфының һәм сәнәгатьнең аерым тармакларының үсешен яктырткан әдәбиятта чагылдырылган. Индустрияләштерүнең гомуми закончалыклары, аның динамикасы, халык хуҗалыгының һәм социаль структураның эволюциясе җитәрлек өйрәнелмәгән.

Тарихи-икътисади әдәбиятта индустрияләштерүнең формалары һәм ысуллары, эчке объектив ихтыяҗларның һәм тышкы йогынтыларның индустрияләштерүнең факторлары буларак нисбәте һ.б. турында төрле фикерләр әйтелә.

Шулай ук кара: Авыл хуҗалыгы, Сәнәгать, Транспорт, Элемтә, Эшчеләр сыйныфы.

Чыганаклар

Индустриализация Татарской АССР. 1926–1941. Казань, 1968.

Промышленность и рабочий класс Татарии (1946–1980): документы и материалы. Казань, 1986.

Промышленность Республики Татарстан: статистический сборник. Казань, 2001.

Республика Татарстан 1920–2000: статистический сборник. Казань, 2001.

Транспорт и связь Республики Татарстан: статистический сборник. Казань, 2001.

Республика Татарстан 2002: статистический сборник. Казань, 2003.

Әдәбият

Белялов У.Б. Руководство хозяйственным строительством в Татарии в годы Гражданской войны (1918–1920). Казань, 1963.

Белялов У.Б. Руководство Коммунистической партии социалистической индустриализацией в национальных регионах Среднего Поволжья (1926–1944 гг.). Казань, 1978.

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921 гг.). М., 1976.

Рабочий класс Татарии (1861–1980 гг.). Казань, 1981.

Рабочий класс Поволжья в годы Первой мировой войны и Февральской революции (1914–1917 гг.). Казань, 1989.

Низамов И.А. Научно-технический прогресс и кадры. Елабуга, 1998.

Автор – Р.В.Шәйдуллин