«Битумнар» атамасы өч мәгънәдә йөри:

1) генетик атама – нефтьләр һәм нафтоидлар рәтендәге каустоболитлар (нефтьләр, асфальтлар һәм башкалар). Чыгышлары үзләрен сыйдыручы токымнарга карата икенчел. Алар өчен эрүчәнлек мәҗбүри билге түгел;

2) аналитик атама – битумоидлар – органик эреткечләр ярдәмендә, токымнан яисә хәзерге утырмалардан алына торган табигый органик матдәләр тупланмасы;

3) техник атама – табигый асфальтлар, нефть, торф, күмер эшкәртү продуктлары, техник чимал буларак кулланылалар.

Табигый һәм ясалма (техник) битумнарга бүленәләр.

1. Табигый битумнар – беренчел углеводородлардан торган табигый органик кушылмалар; каты, балавызсыман яисә аз агышлы үзле хәлдә булалар. 6 төп класска бүленәләр: мальталар, асфальт, асфальтит, керит, антраксолит һәм озокеритлар. Гамәлдә, физик-химик процесслар нәтиҗәсендә, нефть ятмаларының таркалу һәм яңача формалашу продуктларын табигый битумнарга кертәләр.

Тыгызлыклары 965 тән 1500 кг/м3 га кадәр. Табигый асфальт битумнарының кайбер төрләре күкерткә (10-15% тан да артык), металларга (V, Ni, U, Co, Mo, Rb һәм башкалар) бай. Ванадийлы, уранлы һәм башка сәнәгый битумнар чыганаклары билгеле. СССРда асфальт битумнары 1930-1970 елларда Идел буенда (шул исәптән Татарстан территориясендә – Шөгер битум чыганагы, Беренче Май чыганагы һәм башкалар), Көнбатыш Казакъстанда, Грузия, Коми АССР, Карпат буенда һәм Урта Азиядә чыгарылды.

Табигый битумнар тупланмасының стратиграфик колачы бик киң – кембрийгача чордан алып хәзерге утырмаларга кадәр таралган. Табигый битумнар борынгы заманнардан бирле кулланыла. Безнең эрага кадәр 3 мең еллар элек Вавилонда һәм Мисырда табигый битумнар кулланып эшләнгән корылмалар булганы билгеле.

Соңрак табигый битумнарны күп илләрдә төзелештә, медицинада, лаклар сыйфатында һәм башка максатларда куллану очраклары була. XVIII йөз ахырында Канадада табигый битумнар чыганакларын сәүдә ихтыяҗларыннан чыгып эшкәртергә омтылып караганнар. XIX йөз уртасында Европада һәм АКШта беренче асфальт тротуарлар салына; Казанда алар XX йөз башында барлыкка килә.

Аерым ятмалардагы запаслар йөзләрчә млн т га, битум туплану зоналарында – берничә млрд т га җитә. Сәнәгать үсеше алга киткән һәм үсеп килүче илләрдә битумнарның исәпләнгән һәм перспектив запаслары 580 млрд т тәшкил итә (шуның 71%ы – Канадага, 27%ы Венесуэлага туры килә).

Җир шарында елга 100 млн т дан артык битумнар чыгарыла. Россиядә аның төп ресурслары (90% чамасы) Көнчыгыш Себердә (Оленек чыганагы) һәм Татарстанда. Аз күләмдә табигый битумнар Самара, Ульянов өлкәләрендә, Казакъстан, Урта Азия, Әзәрбайҗанда очрый. 

ТРда табигый битумнар ятмалары, башлыча, Пермь утырмаларында – Сакмар һәм Казан ярусларының карбонатлы коллекторларында, Уфа ярусының комлы катламнарында урнашкан. Битумнарга баерак урыннар – Мәләкәс батынкылыгы, Татар гөмбәзе Көньяк калкулыгының көнбатыш, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш битләре; азрак очраган урыннар – Татар гөмбәзенең Көньяк һәм Төньяк күтәрелмәләре чигендә.

Татарстанда 430 битумнар ятмасын үз эченә алган 90 битумнар чыганагы билгеле, шул исәптән 40 чыганак тикшерелгән. Иң эреләре – Әшәлчебитум чыганагы, Мордва Карамалысы битум чыганагы, Түбән Карамалы һәм Подлесный чыганаклары.

Аерым чыганакларда битумнар запасы 1-2 дән алып 10-15 млн т га кадәр исәпләнә. Татарстанның Пермь утырмаларындагы битумнар төрле дәрәҗәдә оксидлашкан, үзлелеге югары булган (440-600 мең мПа·с) углеводородлар катнашмасыннан гыйбарәт; ярымсыек яисә каты хәлдә, күкерт микъдары югары – 3,7-7%, майлар – 5,8-88%, сумалалар – 8,7-57%, асфальтеннар – 3,3-61%.

Битумнар чыгымы токым авырлыгына карата 1-20%, токым микъдарына карата 40-98%. Табигый битумнар рудник (карьер яисә шахта) һәм пластара (скважина) ысуллары белән алына. Татарстан территориясендә табигый битумнарның төп ятмалары, җылыту ысуллары кулланып, скважина аша алына. Битумнарны чыгаруның отышлы юллары – еллык җитештерүчәнлеге 50-200 мең т га җиткән, ягулык яисә лаклар, буяу, өстәмә кушылма, сульфон, сульфоксидлар эшләп чыгаручы кече заводлар төзү һәм урыннарда битумнарны эшкәртүне киңәйтү.

Табигый битумнар юл төзү эшләрендә, синтетик нефть, җиңел фракцияләр, катмый торган майлар, лаклар, буяулар, сумалалар, гидроизоляция материаллары, пластмассалар эшләп чыгаруда, нефть коксы һәм химик элементлар (күкерт, никель, ванадий, титан һәм башкалар) алуда, энергетика, металлургия һәм авыл хуҗалыгы тармакларында кулланыла.

ТРда чималны «Татавтодор» берләшмәсе предприятиеләре Спиридоновка битумлы комташ һәм Васильево битумлы доломит чыганакларыннан алалар. Елына дистәләрчә мең т токым алына. Табигый битумнар чыгару күләмен арттыру перспективасы алардан нефть һәм нефть продуктлары алу процессын үзләштерү һәм камилләштерүгә бәйле.

2. Ясалма (техник) битумнар – гадәттә, каты яисә үзле халәттәге матдәләр; башлыча, авыр нефть калдыкларыннан (мазут, гудрон һәм башкалар) алына.

Каты нефть битумнары рубероид ясауда, ярым катылары – гидроизоляция материаллары, асфальт һәм башкаларны эшләп чыгаруда, сыеклары юл төзелешендә кулланыла. Сәнәгатьтә кулланылганның 90%ы ясалма битумнарга туры килә.