Биографиясе

1898 елның 10 октябре, Түбән Новгород губернасы, Лукоян өязенең Наруксово авылы — 1970 елның 6 октябре, Казан.

Ленинградта Н.Н.Ходотов исемендәге драма студиясен тәмамлый (1926).

1927–1936 елларда Түбән Новгород, Сталинград, Днепропетровск, Одесса, Свердловск театрлары актёры.

1936 елдан Казан Зур драма театрында.

Иҗаты

П.А.Цветаев Мижуев ролендә

«Үле җаннар»,Н.В.Гоголь әсәре буенча

Аның сәхнәсендә психологик рәсемнең төгәллеге, социаль характеристиканың сәнгатьчәлеге, тышкы детальләрнең җентекле сайланышы һәм тарихи дөреслек белән гәүдәләнеше ягыннан аерылып торган 140 тан артык зур роль башкара. Аның башкаруында Александр («Соңгылар», М.Горький), бөек кенәз Кирилл («Порт-Артур», А.Н.Степанов, И.Ф.Попов), Король («Гадәттән тыш илче», А. һәм П.Турлар), Мижуев («Үле җаннар», Н.В.Гоголь әсәре буенча), Руже («Ерткыч хатын» Э.Фабр), поручик Порох («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча), Шонхаузер («Берлинда эссе җәй», Д.Кьюсак) рольләре зур социаль масштабтагы типик күренешләр сыйфатларына ия була. Казарин («Маскарад», М.Ю.Лермонтов), митрополит Филипп («Иоанн Грозныйның үлеме», А.Н.Толстой) образлары актёрның драматургия материалына тирәнтен үтеп кереп, язучы фикерен нечкә тоеп җиткерергә омтылуы белән аерылып тора.

Рәссам буларак, Казан Зур драма театры актёрларының график портретлары галереясын иҗат итә.

Казан консерваториясендә һәм Казан Зур драма театры студиясендә грим сәнгате укыта.

Әдәбият      

Народные артисты. К., 1980; 

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор — Ю.А.Благов