Иж елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 15,2 км, бассейнының мәйданы 64,1 км2. Әгерҗе районында, Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Варкләд поселогыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Түбән Көчек авылыннан 3,4 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 66 м. Су белән тәэмин итү мәйданының урманлылыгы 6%.

Бәркләт елгасының 0,7 дән алып 3 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,63 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2 дан (үрге агымында) 1-3 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 109 мм, ташу агымы катламы 82 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ун көне эчендә башлана. Бәркләт елгасы октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Елгада күләме 1 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.