Күп дәверләр дәвамында болын-дала һәм дала үсемлекләре калдыкларының гумуслану процессы барышында бөтенләй юылмау яки периодик юылу режимы шартларында хасил була.

Төп токымнар  – лесслар, лессыман балчыклар һәм комсыл балчык туфраклар, известьташларның җимерелү продуктлары. Кара туфраклар гумуслы-аккумулятив горизонтта органик матдәләрнең шактый туплануы, бөртекле һәм бөртекле-төерле структурасы, югары уңдырышлылыгы белән аерылып тора.

Гумуслы матдәләр, нигездә гумин кислоталары, туфракка кара (исеме шуннан) төс бирә. Гумус белән бергә туфракка катлаулы органик-минераль кушылмалар формасында үсемлекләрнең туклану элементлары (азот, фосфор, күкерт, тимер һәм башкалар) керә. Алар гумус кислоталарының туфракның минераль өлеше белән үзара тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Туфракта һәм үсемлек калдыклары составында нигезләрнең, аеруча кальцийның күп булуы, аларның гумуслы матдәләр белән туенуына һәм өске горизонтларда нейтраль яки аңа якын реакцияләрнең саклануына булышлык итә.

Профиленең төзелеш үзенчәлекләренә (гумуслы горизонтның калынлыгы, гумус күләме, карбонат тирәнлеге һәм башкалар) бәйле рәвештә, кара туфракларны 5 астипка бүләләр:

  • көлсуланган,
  • селтесезләнгән,
  • типик,
  • гади,
  • көньяк.

Шуның беренче өчесе – урман-дала зонасында, шул исәптән Татарстан территориясендә дә, калганнары дала зонасының төньяк өлешендә барлыкка килгән. ТРда кара туфракларның гомуми мәйданы 2153,6 мең га яки 31,7%. Идел алдының көньяк өлешендә, Көнбатыш Кама аръягы (үзәк өлешләрдән кала) һәм Көнчыгыш Кама аръягында (төньяк-көнбатыш өлешләр) туфрак капламының төп фонын тәшкил итә.

Көлсуланган кара туфраклар 294,7 мең га мәйданда (кара туфраклар мәйданының 13,7%) таралган. Нигездә, Көнбатыш Кама аръягында кара соры урман һәм селтесезләнгән кара туфраклар арасында зур булмаган участокларда очрый. Күбесенчә сары-коңгырт делювиаль балчыкларда һәм балчыксыл туфракта барлыкка килә. Башлыча гумуслы горизонтның түбәнге өлешендәге аерым структураларны каплаган кремнеземның ончыл аксыл сибелмәсе белән аерылып тора. 30-70 см калынлыктан гумуслы горизонт (А+А), кара соры яки соры кара төстә, дарысыман-бөртекле структуралы. Түбәндәрәк көрән төстәге, кара таплар һәм гумус эзләре булган чикләвексыман призматик структуралы иллювиаль горизонт билгеләнә. Карбонатларның яту тирәнлеге 130-150 см. Гумус күләме 5-8%. Реакциясе җиңелчә әче (рН 5,5-6,5). Гидролитик әчелеге югары (5-7 мг-экв/100 г һәм артыграк та).

Кара туфраклар арасында селтесезләнгән кара туфраклар аеруча зур мәйданны (1217,2 мең га яки кара туфраклар мәйданының 56,5% ы) били. Буа, Чүпрәле, Чистай, Алексеев, Яңа Чишмә, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Актаныш районнарында аларның зур массивлары тупланган. Елга үзәннәренең сөзәк битләрендә, субүләр платоларда урнашкан. Алар өчен ана токымнар булып лессыман, сары-көрән делювиаль, кызгылт көрән элювиаль балчыклар һәм комсыл балчыклар, көньяк-көнбатышта – соры һәм куе соры мезозой балчыкларының җилләнү продуктлары хезмәт итә. Морфологик үзенчәлекләре: гумуслы катлам астында карбонатлардан селтесезләнгән коңгырт төстәге горизонт, шулай ук аерым структуралар чикләрендә элпәле һәм кара тар гумус эзләре булу. Гумус составы 6-10%, реакция нейтральгә якын (рН 6,5-6,8), йоту комплексы тулысы белән диярлек кальций һәм магний белән туенган.

Типик кара туфраклар 641,7 мең га мәйданны били (кара туфраклар мәйданының 29,8% ы). Күбрәк Көнчыгыш Кама аръягында, сирәк кенә Идел алдында субүләр платода һәм үзәннәрнең сөзәк битләрендә таралган. Алар өчен ана токымнар булып элювиаль, элювиаль-делювиаль утырмалар, Пермь системасы известьле-мергель токымнарының җилләнгән продуктлары тора. Кара туфраклар барлыкка килүнең аеруча тулы чагылган билгеләре: гумус (9-12% ка кадәр), азот һәм көл элементлары күпләп тупланган, карбонатлар тирәнгә юылмый, ләм фракциясе составы буенча элювиаль-иллювиаль өлешләргә бүленми (көлсуланган һәм селтесезләнгән кара туфраклардан аермалы буларак), тимер һәм алюминий оксидлары булмый. Республиканың көньяк-көнчыгышында плитәле известьташларда барлыкка килгән типик кара туфракларның берничә төре билгеле: тулы үсеш алмаган, калдык-карбонатлы һәм карбонатлы. Аларның үзенчәлеге – кыска профиль (40-60 см), гумуслы горизонт калын түгел (40 см дан азрак), известьле вакташ (еш кына өстә үк) булу. Карбонатлы кара туфраклар, су режимының корылыкка бирешүчәнлеге аркасында, күп кенә авыл хуҗалыгы культураларын (шикәр чөгенере, кукуруз һәм башкалар) үстерү өчен бик үк уңай түгел.

Татарстан территориясендәге кара туфракларның гумуслы катламы калынлыгы буенча, нигездә, уртача (40-80 см), сирәк кенә аз калынлыкта (40 см дан азрак), гумуслылык дәрәҗәсе буенча – уртача (6-9%), урыны белән аз гумуслы (6% тан азрак).

Кара туфраклар югары дәрәҗәдәге табигый уңдырышлылыкка ия. ТРда алар авыл хуҗалыгы җирләренең 48%ын били, шул исәптән 57,6% ы сөрүле җирләр. Аларда бөртекле һәм техник культуралар (уҗым һәм сабан бодае, карабодай, шикәр чөгендере) игелә, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерелә.

Кара туфракларны үзләштерү һәм озак еллар дәвамында кулланганга күрә, туфрак структурасы начарая, гумус һәм азот составы кими, эрозия процесслары көчәя.

  • Туфракта дымның туплануы һәм саклану системасы (кыр ышыклау урман полосалары утырту, кар тоту һәм башка),
  • су һәм җил эрозиясеннән туфракны саклау,
  • дөрес чәчү әйләнешен,
  • туфрак эшкәртү системасын үтәү,
  • органик һәм минераль ашламалар куллану,
  • әче туфракны известьләү (1970 еллардан ТРда көлсуланган һәм селтесезләнгән кара туфракларны известьләү эше үткәрелә башлый)

кара туфраклар өчен зур әһәмияткә ия.