ТРның көньяк-көнчыгышында урнашкан һәм ТР чикләрендә рельефы иң биек (381 м га кадәр) булу белән аерылып тора.

Татар тектоник гөмбәзенең кристаллик нигезе Көньяк гөмбәзгә туры килә. Пермь системасының югары бүлеге известьташ, комташ, балчык һәм мергельләрдән, елга үзәннәре балчыкларыннан гыйбарәт.

Бөгелмә яссы калкулыгының рельефы киртләчләнеп бүленгән төрле биеклектәге 2 денудацион тигезлек белән (280-360 һәм 200-240 м) билгеләнә.

Чишмә, Зәй, Ык елгалары һәм аларның кушылдыклары үзәннәре белән калкулык аерым увалларга бүлгәләнгән. Шулар арасында – Азнакай шәһәре тирәсендәге Чатыртау саклаулыгы.

Елга үзәннәрендә сөзәклекләр асимметриясе. Түбән Пермь һәм Казан ярусы известьташы һәм гипсларында карст күренешләре күзәтелә. Рельефының биек булуы сәбәпле температура түбәнрәк (гыйнварда уртача -15°C тирәсе), явым-төшемнәр күләме күбрәк (530 мм га кадәр).

Бөгелмә яссы калкулыгы урман-дала зонасында урнашкан. Үзәннәрдәге туфрак катламының күп өлеше селтесезләнгән кара туфрактан, елгалар арасы соры урман туфрагыннан гыйбарәт.

Соңгы 200 ел эчендә урманлылык 2,5 тапкыр кимегән һәм хәзерге вакытта 18% тәшкил итә.

Нефть, битум һәм төзелеш чималлары чыганаклары бар.

Чишмә елгасы үзәнендә «Бәкер» ләм белән дәвалау курорты эшли.

Бөгелмә яссы калкулыгында Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Баулы шәһәрләре урнашкан.