Татарстан территориясендә киң таралыш алган.

Сөзәклекләр асимметриясе зур елга (Идел, Кама, Вятка) үзәннәрендә, Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе нәтиҗәсендә туган көч тәэсирендә елга юлының озак еллар дәвамында (2-3 млн елдан да ким түгел) шактый гына уң якка күчә баруы (мәсәлән, Тәтеш шәһәре янында 50 км га) белән бәйле. Үзәннәрнең юылучы уңъяк битләүләре текә (15-30°), төп токымнардан тора; сулъяк битләүләрдә төрле биеклектәге тугай өсте террасалары формалашкан, аларда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре урнашкан. Бу елгаларның сул яктагы тугайлары уң яктагыдан 2-3 тапкыр зуррак булган.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелү белән ТР территориясендә зур елга юлларының авышуы туктала. Уртача зурлыктагы күп кенә елгаларның (Ык, Иж, Зәй, Чишмә, Зөя, Олы Чирмешән, Казансу, Үләмә, Кылна) үзәннәре дә шушындый типтагы сөзәклекләр асимметриясенә ия, әмма алардагы елга юлларының уң якка авыша баруы зур булмый һәм нигездә, үткән геологик чорларда бара.

Кече елга үзәннәрендәге кисәк күзәтелүче сөзәклекләр асимметриясенең килеп чыгышы үзгә. Ул бозлык чорында мәңгелек туңлык һәм салкын климат шартларында төрле экспозицияле тау битләрендә интенсивлыгы төрлечә булган солифлюкция тәэсирендә формалаша. Көньякка һәм көнбатышка караган яхшы җылынучан тау битләре текәрәк (20-30°). Каршы як битләүләр сөзәк (2-3°), лессыман комсыл балчыклардан тора, аларда исә уңдырышлы туфраклар үсеш алган.

Елга үзәннәренең сөзәклекләр асимметриясе асимметрияле субүләрләр формалашуга китерә. Сөзәклекләрнең юнәлеше һәм текәлегенә бәйле рәвештә аларның термик режимы һәм дымлылыгы бертөрле түгел, туфрак һәм үсемлек капламы да төрле.

Сөзәклекләр асимметриясе ерымнарда җиңелчә генә күзәтелә, күләгәдәге дымлы битләүләр тизрәк шуыша һәм тигезләнә.