Эчтәлек

Чын фамилиясе Ростовский.

1873 елның 21 августы, Түбән Новгород губерниясе, Горбатов өязе Мартово авылы — 1947 елның 15 июне, Ярославль шәһәре.

Сәхнә эшчәнлеген Түбән Новгород театрында 1893–1894 еллар сезонында режиссер ярдәмчесе һәм икенче пландагы рольләр актеры буларак башлый.

1900 елдан, Саратов шәһәрендәге халык театры белән җитәкчелек итеп, антрепренерлык белән шөгыльләнә.

1903 елда Новочеркасск театры труппасының баш режиссеры.

1906 елда Казанда, антрепренер П.И.Васильевның «Аркадия» бакчасындагы җәйге театры труппасы режиссеры һәм 2 нче комигы.

Шулай ук Владикавказ, Новороссийск, Ростов-Дон, Архангельск, Самара, Саратов, Ярославль шәһәрләрендәге театрларда да эшли.

1929–1930, 1931–1933, 1935–1936 елларда Казан Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры.

Казан сәхнәсендә беренче тапкыр «Ату» («Выстрел», А.Безыменский), «Инга» (А.Г.Глебов), «Курку» («Страх», А.Н.Афиногенов), «Шөһрәт» («Слава», В.М.Гусев) спектакльләрен куя. М.Горькийның «Мещаннар» («Мещане») пьесасын 1929, 1932 һәм 1935 елда Казан Зур драма театрында куя.

Һәр куюында пьесаның кырыс һәм реакцион консерватизм идеологиясе булган мещанлыкка каршы юнәлдерелгән фаш итү пафосын көчәйтә бара.

Классикага («Төшемле урын» — «Доходное место», А.Н.Островский; «Мәкер вә мәхәббәт» — «Коварство и любовь», Ф.Шиллер) мөрәҗәгать итеп, Ростовцев социаль каршылыкларны бөтен тирәнлеге белән ачарга омтыла.

Рус реалистик мәктәбе тарафдары буларак, Ростовцев Казан Зур драма театры сәхнәсендә, шулай ук совет чоры репертуарын тәшкил иткән пьесаларны сәхнәләштергәндә психологизмга һәм тормыш хакыйкатенә тугрылык принципларын раслауга зур өлеш кертә.

Әдәбият

Любомудров М. Всегда — битва // Театральная жизнь. 1961. № 12;

Илялова И., Ингвар И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов