Биектау районы территориясендә, Эстачи авылы янында урнашкан.

Киндерле елгасы үзәненең сулъяк ярындагы көньяк сөзәклек. Урман зонасындагы далаланган болын участогы.

1986 елда билгеләнә. Мәйданы 6,85 га.

Флорасы корылыклы болын төрләрен (нәзек кырчыл, гади күрән, болын сүсәне, кырмыска борчагы, тычкан борчагы, болын кырлы борчагы, болын тукранбашы һәм башкалар) һәм дала флорасы элементларын (бүлбеле кияү камчысы, дала шалфее, тау тукранбашы, Дания мәче борчагы, Венгр мәче борчагы, дала сүсәне һәм башкалар) үз эченә ала.

Язгы утчәчәк (ТР флорасының сирәк төре) киң таралган.