Кырыкмас елгасының (Иж елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 17,8 км, ТР чикләрендә – 10,8 км. Бассейнының мәйданы 115 км2. Сарапул калкулыгыннан ага. Елга башы Әгерҗе районы Иске Чыкалда авылыннан 2,5 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Удмурт Республикасы территориясендә, урман массивында. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 68 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Чыкалданың 9 кушылдыгы бар, иң зурысы Кырынды елгасы (18,7 км), калган кушылдыклар 0,4 тән 1,5 км га кадәр озынлыкта. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.