Эчтәлек

Чын яки уйдырма кешегә хат формасындагы поэтик яисә публицистик әсәр, анда автор адресат белән әңгәмә алып барган кебек, нинди дә булса мөһим мәсьәлә буенча үзенең фикерен белдерә.

Урта гасырлар төрки-татар шигъриятендә хат мөстәкыйль мәгънәгә ия булмый һәм "катнаш" (багышлау белән) төрдә генә була.

Жанр буларак ХХ йөздә формалаша. Г.Тукайның "Мөхәрриргә", М.Гафуриның "Укучы кызга", "Яшь шәкерткә", Һ.Такташның "Киләчәккә хатлар", М.Җәлилнең "Дуска" һәм "Бүләгем", Х.Туфанның "Дәүли", М.Әгъләмовның "Бүген", Р.Гатауллинның "Олжас Сөләймановка хат", А.Хәлимнең "Башкорт халкына ачык хат" шигырьләре хат жанрына мисал була.

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор – Н.М.Юсупова