Тарихы

Авыл 1735 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Исаково (Искаково), Ерыклы-Елантау исемнәре белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (асаба башкортлар, типтәр-бобыльләр һәм ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була, тирә-яктагы алпавыт утарларында көнлекчелектә эшлиләр.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугышалар.

1870 ел мәгълүматларына караганда авылда мәчет, су тегермәне, XX йөз башында мәктәп, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1320 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 133 хуҗалыкның 40 ында ат юк, 91 е – бер, ике, 2 хуҗалык өч эш аты тота; 741 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 16 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтеннән тыш вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Сармашбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Галиуллин), 1950 елдан авыл – төрле елларда шулай ук Екатериновка, Ирнә, Кәдек, Калиновка, Яңа Фёдоровка, Апач, Фёдоровка торак пунктлары кергән зурайтылган Чапаев исемендәге колхозның, 1997 елдан – “Сармаш” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативының, 2004 елдан “Восток” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсенең үзәк утары. (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асраучылык).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәктәп эшли: 1975 елдан урта, 2011 елдан төп белем бирү, 2017 елдан башлангыч Югары Мәлем тулы булмаган урта мәктәбе филиалы).

Мәктәп каршында 1990 елда Ю.И.Мортазин тарафыннан авыл тарихы музее оештырыла, 2005 елда Р.Җ.Камалиева, К.Н.Нәгыймова башлангычында Кәдек авылында туган мәдәният хезмәткәре Р.Вәлиуллин музее (шәхси эйберләре, бүләкләре, басмалар әсәрләре, фоторәсемнәр) оештырыла.

Авылда шулай ук китапханә белән бергә мәдәният йорты (2014 елда төзелгән бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2013 елдан) бар.

Халык саны

1834 елда – 59 ир-ат (типтәрләр);
1859 елда – 196,
1870 елда – 355,
1913 елда – 730,
1920 елда – 405,
1926 елда – 470,
1938 елда – 542,
1949 елда – 519,
1958 елда – 520,
1970 елда – 527,
1979 елда – 466,
1989 елда – 391,
2002 елда – 359,
2010 елда – 337,
2017 елда – 315 кеше (татарлар).